16+

«Диннәр тарихы» китабы «табадан» төште

Казанда Марат Сәлаховның «Диннәр тарихы» («История религий») уку ярдәмлеге дөнья күрде.

Казанда Марат Сәлаховның «Диннәр тарихы» («История религий») уку ярдәмлеге дөнья күрде.

Китап диннәрне өйрәнү фәне материалларына таянып төзелгән. Ярдәмлектә динилекнең архаик формалары, ыруг культлары яралудан башлап, борынгы дини цивилизацияләр, милли һәм дөнья диннәре барлыкка килүгә кадәрге диннәр үсеше тарихы сурәтләнә. Дәреслек күбрәк урта һәм югары уку йортында белем алучылар өчен әзерләнгән. Анда укучылар өчен рефератлар, курс эшләре язу буенча киңәш-тәкъдимнәр дә урын алган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading