Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында быел гына арабыздан киткән режиссер, Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Равил Тумашевны искә алдылар. Аны шушы көннәрдә хәтердә яңартулары очраклы түгел. Беренчедән, апрель аенда аңа 93 яшь тулган булыр иде, икенчедән, ул авыр сугыш юлларын үткән ветеран.
Музейга аның шәхси әйберләре, кулъязмалары куелды. Театр диварында Равил Тумашевның яңа портреты (рәссам Булат Гыйльванов эше) урын алды.
Кичәдә режиссер турында истәлекләре белән уртаклаштылар.
Фәнис Мөсәгыйтов, театр директоры:
- Мин эшләгәндә Равил абый "Сандугачлар килгән безгә" спектаклен куйды. Аның белән эшләү рәхәт иде. Ул бик итагатьле булып истә калды. Равил Тумашевның эшләре югалмаска тиеш. Безнең театрда аның рухы яши.
Исламия Мәхмүтова:
- Раил абый татар халкының зыялы кешесе иде. Ул безне аклыкка, сафлыкка, матурлыкка өйрәтте. Безнең кебек авылдан килгәннәргә остаз да, әти дә булды. Ул спектакльләрнең халык күңеленә кереп кала торганнарын куя иде. Миңа күп кенә җырлы рольләр бирде. Шулардан "Кыр казлары артыннан" озын гомерле булды.
Ләлә Миңнуллина:
- Равил абый җан өргән спектакльләрдә миңа да күп уйнарга туры килде. Мин аның белән эшләвемә бик бәхетле. Ул бөтен өлкәдә дә судагы балык кебек йөзә иде.
Равил Тумашевның сеңлесе Зөмәррә ханым абыйсы турында иң җылы хисләрен җиткерде. Кызлары Ләйсән белән Айдар: "Әлеге портретка карагач, әти белән очрашкан кебек булдык. Без аны сагынабыз. Ул көчле кеше иде. Безнең әтиебезгә хөрмәт күрсәткәннәре өчен театрга рәхмәт", - диделәр.
Фотолар: tinchurinteatr.ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар