16+

Дәүләт 150 млрд сум акча югалткан

Россия финанс министры урынбасары Алексей Моисеев сүзләренчә, банкларның лицензияләрен алу нәтиҗәсендә, дәүләт 150 млрд сум акчасын югалткан.

Россия финанс министры урынбасары Алексей Моисеев сүзләренчә, банкларның лицензияләрен алу нәтиҗәсендә, дәүләт 150 млрд сум акчасын югалткан.

– Без әлеге проблемага 2013 елда, банк лицензиясен алу сәбәпле, дәүләт беренче тапкыр акчасын югалткач игътибар иттек. Безнең исәпләүләр буенча, дәүләт банкларда якынча 150 миллиард сум акчасын югалтты, – дигән ул төбәкара банк советы утырышында.

Үзәк банк башлыгы Эльвира Нәбиуллина әйтүенчә, 2018 ел башына дәүләт һәм дәүләти компанияләрнең банктагы акчалары 5,9 трлн сумны тәшкил итә. Бу исә юридик затлардан җәлеп ителгәннең 22 проценты дигән сүз.

Шулай булуга карамастан, Финанс министрлыгында дәүләт акчалары белән эшләүче банкларга карата таләпләр рейтингын төшерергә әзерләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading