16+

«Донбасс» Европада көчен сынамакчы

«Донбасс» хоккей клубы президенты Борис Колесников сүзләренчә, команда киләсе сезонда Чемпионнар лигасында чыгыш ясаячак.

«Донбасс» хоккей клубы президенты Борис Колесников сүзләренчә, команда киләсе сезонда Чемпионнар лигасында чыгыш ясаячак.

Хәтерләсәгез, Украинада хәлләр кискенләшкәнче, «Донбасс» ике ел Континенталь хоккей лигасында чыгыш ясаган иде.
«Без КХЛ турында хыялланабыз, әмма чынбарлык белән яшибез, – дигән Колесников. – Без бер урында тормыйбыз, Континенталь кубокка әзерлек бара. Илдәге хәлне исәптә тотып, киләсе сезонда Чемпионнар лигасында чыгыш ясарга телибез, бүген сөйләшүләр алып барыла. Бүгенге көндә безнең боз сарае да, аэропорт та юк, шуңа күрә, КХЛ дәрәҗәсендәге турнир турында сөйләргә иртә».

Чемпионнар лигасында Европаның алты дәүләте: Чехия, Финляндия, Швеция, Швейцария, Германия, Австрия командалары чыгыш ясый, 2014 елда оешкан.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading