16+

Дөрес законнар булсын

Россиядә быелның 18 сентябрендә җиденче чакырылыш Дәүләт Думасына сайлаулар узачак. «Бердәм Россия» сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге әлеге кампаниягә «генераль репетиция» рәвешендә 22 майда алдан сайлап карау үткәрә. Дәүләт Думасында депутат булырга теләк белдереп, үз кандидатураларын алдан сайлап карауга, ягъни праймеризга куйган Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский, республиканың хезмәт, эш...

Россиядә быелның 18 сентябрендә җиденче чакырылыш Дәүләт Думасына сайлаулар узачак. «Бердәм Россия» сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге әлеге кампаниягә «генераль репетиция» рәвешендә 22 майда алдан сайлап карау үткәрә. Дәүләт Думасында депутат булырга теләк белдереп, үз кандидатураларын алдан сайлап карауга, ягъни праймеризга куйган Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский, республиканың хезмәт, эш...


Россиядә быелның 18 сентябрендә җиденче чакырылыш Дәүләт Думасына сайлаулар узачак. «Бердәм Россия» сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге әлеге кампаниягә «генераль репетиция» рәвешендә 22 майда алдан сайлап карау үткәрә.

Дәүләт Думасында депутат булырга теләк белдереп, үз кандидатураларын алдан сайлап карауга, ягъни праймеризга куйган Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский, республиканың хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, Татарстанның урта һәм кече эшкуарлык ассоциациясе президенты Хәйдәр Хәлиуллин, Казан энергетика көллияте укытучысы Раил Шәмсетдинов, эшкуар Демид Емельянов, отставкадагы подполковник Линар Сафин, Казанның «Хисаплау системалары фәнни-җитештерү берләшмәсе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять идарәсе җитәкчесе Александр Летуновский составындагы «сәясәтчеләр десанты» башкаланың Идел буе районындагы 52нче гимназиядә сайлаучылар белән очрашты.

- Япониянең дә, Германиянең дә табигый казылма байлыклары юк, алар белемгә таяна. Россия армия куәтен ныгыта алды. Хәзер безгә сәнәгатьне максатчан торгызырга кирәк. Моның өчен илебез халкының белеме дә, куәте дә җитәрлек, ләкин дөрес законнар зарур. Кырымның Россиягә кабат кушылуы ил тормышын рухландырып җибәрде, - дип әйтеп үтте Ирек Богуславский.

- Казанда бүген дә 26 мең вакансия бар, - дип хәбәр итте Эльмира Зарипова. - Депутат була калсам, көчемне һәм тәҗрибәмне мохтаҗларны, физик мөмкинлекләре чикле кешеләрне социаль яклауга юнәлтәчәкмен.

Депутатлыкка кандидат Хәйдәр Хәлиуллин гади халыкның хәерчеләнә баруына борчылып сөйләде. Эшкуарлыкны үстерүне дәүләт сәясәте дәрәҗәсендә алып барыр­га чакырды. Линар Сафин яшь буында - ватанпәрвәрлек, ә Раил Шәмсетдинов әдәп-әхлак тәрбияләүгә игътибар бирде. Александр Летуновский «чиновниклар рейтингы» булдырырга тәкъдим итте.

Татарстанда 22 майда «Бердәм Россия» сәяси партиясе тарафыннан оештырылган праймеризда менә шушындый кыю фикерле кешеләрне сайлаячакбыз. Алдан сайлап карауда күңелеңә ошаган берничә кандидатка тавыш бирергә була, ә Дәүләт Думасына 18 сентябрьдә булачак рәсми сайлауларда бары тик бер генә кандидатны сайларга рөхсәт. Алдан сайлап карау участоклары адреслары pg.er.ru сайтында күрсәтелгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading