16+

Эчкече хатын-кызларны гадәти тормышка кайтаручы проект өчен 5,81 миллион сум бүлеп бирелгән

Татарстанда ел саен "алкоголизм" диагнозы белән 1600-1800 мең кеше беренче тапкыр диспансерларда теркәлә.

Татарстанда ел саен "алкоголизм" диагнозы белән 1600-1800 мең кеше беренче тапкыр диспансерларда теркәлә.

Республикада шушы авырудан интегүче 28 меңләп кеше исәптә тора. 2 меңнән артык кешегә алкогольле психоз диагнозы кулган.

Моннан тыш төп ата-аналарның эчкече булуы аркасында социаль ятимлек тә арта. Ел саен 1 мең кеше ата-ана хокукыннан мәхрүм ителә. Журналистлар белән булган матбугат очрашуында Татарстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов шундый саннар китерде. Аның сүзләренчә, республикада узган ел, социаль ятимлекне кисәтү максатыннан, «Аеклык ноктасы» дип аталган яңа пилот проект эшли башлады. Әлеге медик-социаль программа иң беренче чиратта эчкече әни кешеләрне дәвалауга йөз тота.
- Әлеге проект Россиядә бердәнбер. Аны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та хуплады. Үткән елны проектны гамәлгә ашыру өчен 5,4 миллион сум акча бүлеп бирелде. Анда катнашу өчен Татарстан шәһәрләреннән һәм районнарыннан алкогольгә бәйле булган, ана хокукыннан мәхрүм итү янаган 30-40 яшьләрдәге, алкогольне куллану стажы 5-10 ел булган 52 хатын-кыз сайлап алынды. Аларның бишесе төрле сәбәпләр белән төшеп калды. Пациентларны препаратлар белән генә дәвалап калмыйча, психологик һәм социаль яктан да ярдәм күрсәтелде. Проектта катнашучыларда уңай якка үзгәрешләр күзәтелде, балаларына игътибарларын арттырдылар, актив рәвештә эш эзли башладылар, алтмыш проценты эшле дә булды. Иң мөһиме - 84 бала ати-әнисеннән мәхрүм ителмәде, 73е гаиләләрендә яшәп калды, 11е туган йортларына кайтарылды, - дип сөйләде Сергей Осипов.

"Аеклык ноктасы" проекты алга таба да дәвам итәчәк. Аны гамәлгә ашыру өчен хөкүмәт 5,81 миллион сум акча бүлеп биргән. Балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукын яклау комиссиясе җаваплы секретаре Илсөяр Гарифуллина журналистларга хәбәр иткәнчә, дәвам иттереләчәк проектта 45 хатын-кыз катнашачак. Үткән елдан аермалы буларак, ике әти кеше дә тернәкләнү узачак. Элек проектта Сәламәтлек саклау, Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы катнашкан булса, бу юлы Мәгариф һәм фән министрлыгы да җәлеп ителә.

- Министрлыклар, ведомстволар гына түгел, мәшгульлек үзәкләре дә, авыл җирлекләре башлыклары да контрольдә тота. Гомумән, проектта катнашучыларны без 2017 елның апреленә кадәр тикшереп-күзәтеп торачакбыз, - ди ул.

Балалар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратының бүлек җитәкчесе Эльвира Сафина әйтүенчә, аларга исерткеч эчемлекләр эчү белән мавыгучыларның туганнары ярдәм сорап еш мөрәҗәгать итә. Проектта катнашучыларның исемлеге үзгәреп тә тора. Кемнеңдер сәламәтлеге какшап китә, кемгәдер карата җинаять эше ачылып, тикшерү изоляторына җибәрелгән, бәхетсезлек очракларына юлыгучылар да бар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading