16+

Электрон хезмәтләрдән файдалану буенча Татарстан беренче урында

Росстат үткәргән сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, безнең республикада халыкның 65,2 проценты дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең электрон форматыннан файдалана. Икенче урында - Мәскәү (64, 2 процент), өчлекне Калининград өлкәсе (58, 4 процент) яба.

Россия Президенты үзенең боерыгында 2018 елга Россиядә электрон хезмәтләрдән файдаланучылар саны 70 процент булырга тиеш дигән иде. Әлегә бу күрсәткеч уртача 39,6 процентны тәшкил итә. Ләкин бу төр хезмәтнең көннән көн популярлашуын исәпкә алганда, боерык үтәлергә дә күп калмаган.

Татарстанда былтырның декабрендә 29 төрле хезмәтне электрон форматка күчергәннәр. Республикабызда 2009 елдан бирле уңышлы эшләп килүче uslugi.tatarstan.ru дәүләт порталы бүген 230дан артык электрон хезмәт һәм сервисны туплаган. 2015 ел нәтиҗәләре буенча, татарстанлылар әлеге хезмәтләрдән 60 миллион тапкыр файдаланган. Порталда теркәлүчеләр саны 1,6 миллионнан артык. Былтыр гамәлгә кергән "Татарстан хезмәтләре" мобиль кушымтасы эшне тагын да җайлаштырган. Порталдан тыш электрон хезмәтләрдән кеше күп йөри торган урыннарга урнаштырылган махсус инфоматлардан да файдаланырга була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading