16+

Җәен балалар тәрәзәдән егыла

Ел саен җылы көннәр башлануга Россиядә балаларның тәзәләрдән егылып төшү очраклары күбәя. Татарстанда өч көн эчендә шундый 4 очрак теркәлгән, дип хәбәр итә Татарстанның Бала хокуклары буенча вәкәләтле вәкиле Гүзәл Удачина.

Аеруча тәрәзәләргә чебен-черкиләр кермәсен өчен куелган москит сеткалары куркыныч. Алар балаларны егылудан сакламый. Киресенчә, шул сеткага таянган бала сеткасы белән бергә аска мәтәлергә мөмкин. Иң яхшысы - тәрәзәләргә бала ача алмаслык махсус фиксаторлар кую, тимер рәшәткәләр урнаштыру, тәрәзәгә менәргә мөмкинлек тудырган җиһазларны ераккарак алып кую, әлбәттә инде олылар балаларны игътибарсыз, караучысыз калдырырга тиеш түгел.

Егылучылар арасында күбесенчә 3-5 яшьлек сабыйлар. Егылган балаларның күбесе тән җәрәхәтләре ала, сөякләре сына. Кызганычка үлү очраклары да була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading