16+

Эшнең кайнаган чагы: ә сез ни белән мәшгуль?

Рәхәтләнеп җиң сызганып эшли торган чорга аяк бастык. Бигрәк тә авылларда бу вакытта тулы куәтенә эш кайный. Май башындагы ялларны да халык гадәттәгечә эшләп «бәйрәм итә». Берәүләр өй юа, бакча, тирә-юньне тәртипкә китерә, икенчеләр баздан бәрәңге чыгара, шушы көннәрдә терлекләрне дә көтүгә чыгаручы районнар бар.

Эшнең кайнаган чагы: ә сез ни белән мәшгуль?

Рәхәтләнеп җиң сызганып эшли торган чорга аяк бастык. Бигрәк тә авылларда бу вакытта тулы куәтенә эш кайный. Май башындагы ялларны да халык гадәттәгечә эшләп «бәйрәм итә». Берәүләр өй юа, бакча, тирә-юньне тәртипкә китерә, икенчеләр баздан бәрәңге чыгара, шушы көннәрдә терлекләрне дә көтүгә чыгаручы районнар бар.


Кыр эшләренең дә кызган чагы. Игенчеләр күпьеллык үләннәрне, уҗымнарны тукландыра-тырмалый, сөрелгән җирләрне эшкәртә, көне-төне кырда тир түгә - чәчүдән кайтып керми. Язның бер көне ел туйдыра, дип белми әйтмәгәннәр шул.


Ә сез ни белән мәшгуль?

Сания Дәүләтшина, Мамадыш районы:
- Балалар май бәйрәмендә өйләрне җыештырды, кишер, чөгендер чәчте, сарык йонын алдылар. Бәрәңге утыртырга бераз иртәрәк әле дидек. 9 майларга көтү дә чыгарга тиеш, Алла боерса. Бездә сыер белән сарык көтүе аерым-аерым көтелә. Узган елларны сыерларны электрокөтүче көткән иде. Быел сарыкка да шулай итмәкчеләр. Узган ел электрокөтүченең бәясе кеше башына 2 мең сум булды. Быел ничек буласы әлегә билгесез. Алда зур эш булып өй юу тора. Анысын Уразага кергәнче май ахырларында башкарып чыгарбыз дип торабыз.

Наилә Абдулхаева, Казан:
- Киндеридәге бакчабызда эшләр башланды инде. Агачларны акладык, кишер, суган утырттык. Алдагы елларны, гадәттә, бу вакытларга бәрәңге утырта торган идек инде, әмма быел башка эшләр килеп чыгу сәбәпле, өлгерә алмый калдык. Күрше-тирәбездәге бакча хуҗалары арасында утыртучылар бар. Без дә шушы атна ахырында әлеге эшне башкарып чыгарбыз дип торабыз.

Әлфия Кәлимуллина, Яшел Үзән районының Кече Ачасыр авылы:
- Без авылга әти-әниләр янына җәйге чорда гына кайтканлыктан, терлекләр, кош-кортлар тотмыйбыз. Шуңа күрә күбрәк ишегалдын җыештырып, бакча казып, мунча юып узды ялларыбыз. Күрше авылларда бәрәңге утыртучылар да бар. Гомер-гомергә авылдагы көтүне чиратлап көтәләр иде. Быел көтүче ялладык, диделәр. Бер сыер башына 700 сум түлисе икән. Авылыбыз бик кечкенә. Күбесенчә өлкәннәр яши, шуңа күрә сыер тотучылар да бик аз.

Гөлүсә Габдрахманова, Азнакай районының Беренче Май авылы:
- Авылда эш бетми инде ул. Көн туды исә абзарда тирес түгәбез, ишегалларын җыештырдык, мунчаларны юдык, бакчада түтәлләр ясадык, кишер чәчтек. Суган утыртырга иртәрәк әле, дибез. Баздан бәрәңге чыгардык. Анысын 10-20 май аралыгында утыртырга киңәш итәләр. Бүген менә беренче көн көтү чыкты. Мал табиблары терлекләрдән кан алды. Бездә көтүче яллыйлар. Бер сыерга 400 сум түлисе. Күрше авылларда чиратлап көтүчеләр дә, сыер башына 1000 сумга ялланучылар да бар. Безнең якларда күпләп мал асрыйлар. Көтүгә бер йорттан тугыз, хәтта 15-20 мөгезле эре терлек чыгаручылар бар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading