16+

Федор Бондарчукның “Трек” фильмы премьерасын казанлылар беренче булып күрәчәк (+ВИДЕО)

Казанда 5-10 августта "FICTS Challenge - 2015" спорт киносы һәм телевидениесе чемпионатының 33 нче дөньякүләм финалы үтәчәк. Моңа кадәр әлеге чара Италиянең Милан каласында уздырылып килгән.

Казанда 5-10 августта "FICTS Challenge - 2015" спорт киносы һәм телевидениесе чемпионатының 33 нче дөньякүләм финалы үтәчәк. Моңа кадәр әлеге чара Италиянең Милан каласында уздырылып килгән.

Финалга Россия, Әзербайҗан, Ирак, Төркия, Италия, Бөекбритания, АКШ һәм башка илләрдән 100 хезмәт халыкара жюри тарафыннан сайлап алынган, ә Россиянең үзеннән 25 картина финалга чыккан, шул исәптән Татарстан кинематографистларының да алты хезмәте кергән. Араларында татар телендә төшерелгән фильмнар да бар, ди.

Спорт киносы һәм телевидениесе форумының 33 нче дөньякүләм финалы 6 августта Зөя (Свияжск) утрау-шәһәрлегендә ачык һавада тантаналы төстә ачылачак. Анда спорт һәм кино йолдызлары катнашуы көтелә. Шулай ук танылган режиссерлар һәм сценаристлар катнашында мастер-класслар, түгәрәк өстәлләр дөньякүләм финал кысаларында үткәрү күздә тотыла. Конкурска сайланган хезмәтләр исә "3D PORT Cinema" кинотеатрында бушлай күрсәтелә Фильмнарны шулай ук FINA паркында (ул Спортның су төрләре сарае белән "Казан Арена" стадионы арасында урнаша) киң экраннан ачык һавада бушлай карап булачак. Кайсы картина кайчан күрсәтеләсе турында төгәл мәгълүмат, билет алуга заявкалар чемпионатның рәсми сайтында, вконтакте, инстаграм социаль челтәрләрдәге битләрендә урын алачак.

"FICTS Challenge - 2015" спорт киносы һәм телевидениесе чемпионатының 33 нче дөньякүләм финалын ябу тантанасы 9 августка билгеләнгән.
Сүз уңаеннан, кинорежиссер Федор Бондарчук яңа төшерелгән "Трек" фильмын тәкъдим итәчәк. Әлеге фильм киң экранга прокатка сентябрьдә генә чыгачак. Спорт кинофорумында катнашучылар исә аны 8 августта ук "3D PORT Cinema" кинотеатрында күрә алачак. Кинокартина велотректа узышларга спортчылар әзерләүче спорт остасы, илдә спорт үсеше турында.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading