16+

ФИНА паркында күңелле (+фото)

"Казан-Арена" стадионы янында, кышын халык шугалагы урнашкан урында ФИНА паркы эшли. Балаларны ияртеп без дә паркка барып кайтырга булдык.

"Казан-Арена" стадионы янында, кышын халык шугалагы урнашкан урында ФИНА паркы эшли. Балаларны ияртеп без дә паркка барып кайтырга булдык.

Атна уртасы булуга карамастан, паркта кеше күп, мәш киләләр. Ни хикмәт, гадәттә, шактый парковка урыннары булган парк тирәсендә килгән кешеләрнең машиналары күренми. Баксаң, чемпионат вакытында "Казан-Арена" стадионы янында тамашачыларга машина кую тыела икән. Халыкка җәмәгать транспортына күчәргә, йә машинаны якын-тирәдәге сәүдә үзәге парковкасында калдырырга киңәш итәләр. Дөрес, янәшәдәге ХL кибете каршында да алма төшәрлек урын юк. Кыскасы, трамвай, автобус белән килсәң, җаның тыныч. ФИНА паркына тикшереп кертәләр, фотоаппартны кабызып ук карадылар. Паркка килеп керүгә шактый кеше җыелган шатерга күзем төште. Бу җанатарлар йорты икән. Монда балалар өчен уеннар куелган. Спортның су төрләре буенча Бөтендөнья чемпионаты буенча белемнәреңне тикшереп карау мөмкинлеге дә бар. Тиз арада фото ясап бирә торган махсус җайланма да куелган. Халык чират торып фотога төшә. Волонтерлар теләгән кешеләрнең яңакларына Россия флагы төсләре белән сүрәт тә төшерәләр. Җанатарларга кагып утыра торган күпертелгән таякларны бушлай тараталар. Сүз уңаеннан, янәшәдәге сувенирлар кибетендә шул таяклар 30 сум тора. ФИНА клубында балалар өчен аеруча да күңелле. "Кидспейс" балалар шәһәрчеге тәкъдим иткән мәйданчык, төрле батутларда сикерү, теннис уйнау - барысы да бушлай. Ир-атлар өчен дә кызыклы мәйданчыклар җитәрлек: "Лада" машиналары тәкъдим ителгән машиналар күргәзмәсендә күпләр яңа чыккан модельләрне күзәтә. Хатын-кызларга кул эшләнмәләре сатыла торган ярминкәдә рәхәтләнеп эксклюзив әйберләр алырга мөмкин. Милли киемнәрдәге курчакларга сокланып торганда, берсе танышына:

- Әнә шундый була ул татар кызлары, яулыкка уранып йөри торганы татар түгел аның, гарәп була, чын милли татар кызы калфак, камзул киеп йөри, - диде. Паркта төбәкләр тәкъдим иткән шатерлар да эшли. Әйтик, Красноярск төбәге әзерләгән чатырда кыш хөкем сөрә. Монда һава да салкынча. Ак чыршылар да кышны хәтерләтә. 2019 елда Красноярскта Бөтендөнья кышкы Универсиада үткәрелгәнгә дә шул тематика биредә.

Тамак ялгарга теләгәннәргә дә сайлау мөмкинлеге зур. Татар кухнясы, мариныкы, русныкы дисеңме. Татарның милли ризыкларын сата торган "Түбәтәй" челтәре рәтләре дә актив эшли. "Макдональдс"ың бер якта торсын. Чәйләре дә заманча стаканда, өчпочмаклары да фасфудлар салына торган савытларда әзерләнеп бирелә. Бәяләргә килгәндә, рәхәтләнеп иркенләп ашап булмый анысы. Бер хәләл өчпочмак 50 сум тора. Өчпочмагы без өйдә әзерли торган кебек булса бер хәл, 3 яшьлек улымның да учына сыярлык миниатюр өпочмаклар өчен бу бәя кыйммәтрәк кебек.

- Чемпионат вакытында гына бәяләр шулай кыйбат безнең, тимер юл вокзалы тирәсендәге кибетләребездә бөтенләй 70 сум әле ул өчпочмаклар, бәйрәмнәр, чаралар узгач, бәяләр дә очсызланачак, - диде сатучы.

"Казан-Арена" стадионында урнаштырылган зур экранда ярышларны да күзәтергә мөмкин. Сәхнәдә концерт бара. ФИНА паркында көн саен яңа программа. Мәсәлән, бүген "Балачак планетасы" фестивале узачак. Парк кичке сәгать унга кадәр эшли. Тик ун туларга санаулы гына минутлар калып барганда да бирегә кеше агыла иде әле.

Парктан күренешләр (Автор фотолары)

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading