16+

FISE дөнья кубогы-2016 Казанда үтәчәк

Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов FISE экстремаль спорт төрләре буенча халыкара фестиваль оештыручылары белән очрашты.

Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов FISE экстремаль спорт төрләре буенча халыкара фестиваль оештыручылары белән очрашты.

FISE башкарма директоры Эрве Андре Бенуа һәм FISE халыкара үсеш мәсьәләләре буенча директоры Оливьер Паскаль экстремаль спорт төрләре буенча халыкара фестиваль һәм андый чараларның популярлыгы турында сөйләде. Әлеге спорт төре бигрәк тә яшьләр арасында киң таралган, диелде. Фестивальдәге спорт төрләре - велоспорт, скейтбординг, роллер спорт һәм башкалар. Алар ассызыклаганча, ярышларның уникаль форматы күп санда тамашачылар җыя. Ярышлар дүрт көн дәвамында үткәрелә, телетрансляция йөздән артык илдә алып барыла.

"Спорт проектлары башкарма дирекциясе" оешмасы генераль директоры Азат Кадыров FISE дөнья кубогын 2016 елда Казанда үткәрү мөмкинлеге турында сүз кузгатты. Аның сүзләренчә, FISE оештыручылары фестиваль географиясен киңәйтергә һәм аны Россиядә үткәрергә телиләр. FISE вәкилләре инде Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Казанда булганнар.Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов экстремаль спорт төрләре буенча халыкара фестивален Казанда үткәрү идеясен хуплады һәм FISE оештыручылары белән багланышлар булдыру детальләрен һәм мөмкинлекләрен билгеләүне йөкләде, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading