1-7нче ноябрь аралыгында Биләрдәге «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәгендә М.И.Мәхмүтов исемендәге «Фәнсар» мәктәбе узачак. Биредә Татарстанның барлык районнарыннан җыелган, сайлап алу туры аша узган, 50 укучы катнашачак. Сайлап алу portfolio-selet.ru сайтында үткәрелде.
Скопировать ссылку

Чара Татарстан Республикасы «Сәләт» яшьләр иҗтимагый фонды тарафыннан сыйфатлы белем алу өчен заманча уку-укыту мәйданчыгы, белем алу өчен шартлар һәм мөмкинлекләр булдыру максатыннан уздырыла.
Әлеге проект инде 3 ел дәвамында эшләп килә. Бу вакыт аралыгында «Фәнсар» мәктәбендә 700дән артык укучы катнашты. Алар югары уку йортларына кергәндә 100%лы нәтиҗә күрсәтеп киләләр.
Сессия вакытында кызыклы уку-укыту һәм мәдәни-күңел ачу программасы планлаштырылган. Математика, җәмгыять белеме, физика, химия, биология фәннәреннән Рәсәйнең әйдәп баручы югары уку йортларының укытучылары белем бирәчәк. КФУның Мәгълүмати технологияләр һәм системалар югары мәктәбе директоры Айрат Хасьянов; биология фәннәре кандидаты, ФКЛ микробиология кафедрасының өлкән фәнни ассистенты Алия Сөләйманова белән очрашулар да көтелә.
Комментарийлар