16+

Форд Фиеста Чаллыда җитештерелә

Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәрендәге Форд Соллерс заводында яңа Форд Фиеста автомобильләре җитештерүне башлап җибәрү тантанасында катнашты.

Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәрендәге Форд Соллерс заводында яңа Форд Фиеста автомобильләре җитештерүне башлап җибәрү тантанасында катнашты.

Тантаналы өлеш башланганчы Рөстәм Миңнеханов Форд Соллерс заводының җитештерү линияләрен карап чыкты. Аерым алганда, Татарстан лидеры эретеп ябыштыру һәм җыю цехларында, шулай ук яңа автоомбильләрне сынап карау мәйданчыгында булды.

- Автомобиль бизнесында кыенлыклар булуга карамастан, Форд Соллерс компаниясе җитештерүен дәвам итә. Әлеге компания яңа җитештерү линияләрен җентекләп әзерли. Шушы предприятиене модернизацияләүгә генә инвестицияләр 400 млн. АКШ доллары күләмендә бүлеп бирелде. Татарстанда заманча югары технологияле җитештерү барлыкка килде, ул бүген безнең илгә бик кирәк, - ди Рөстәм Миңнеханов. Татарстан лидеры инвесторларга аерым рәхмәт белдерде. Ул искәрткәнчә, якын киләчәктә Форд Соллерс президенты Тед Каннис Россиядә үз эшен тәмамлый. «Мин аңа яңа эш урынында да шундый ук уңышлар телим. Ышанам ки, ул Россияне онытмас: монда аны хөрмәт итүче кешеләр күп. Без гамәлгә ашырырлык бурычлар күп әле», - диде Рөстәм Миңнеханов. Форд Соллерс президенты Тед Каннис исә Форд компаниясе Россиядә ышанычлы эшлекле багланышлар урнаштырды, дип саный, дип хәбәр итә Татарстан Президентның матбугат хезмәте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading