16+

Футбол буенча дөнья чемпионаты уздырыр алдыннан реклама корылмалары киметелә

Казанда тышкы реклама корылмалары урнаштырудан быелның беренче яртысында шәһәр бюджетына 49,6 миллион сум табыш кергән. Ел ахырына бу сан 87,1 миллион сумга җитәр дип, фаразланыла.

Казанда тышкы реклама корылмалары урнаштырудан быелның беренче яртысында шәһәр бюджетына 49,6 миллион сум табыш кергән. Ел ахырына бу сан 87,1 миллион сумга җитәр дип, фаразланыла.

Башкалада хәзер 1243 реклама корылмасы һәм унбиш меңнән артык мәгълүмат әсбаплары (сәүдә биналары диварларындагы реклама белдерүләре) исәпләнә. Рөхсәтсез рәвештә урнаштырылган яки килешенү вакыты чыккан конструкцияләр саны - 2600. Казанда рөхсәтсез урнаштырылган реклама корылмалары, гомүмән, сигез меңгә якын булган, 2013 елдан бирле аларның санын 2,7 мәртәбәгә киметүгә ирешелгән.

Шәһәр башкарма комитетының тышкы релама һәм мәгълүмат идарәсе җитәкчесе Ирина Дябилкина "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә хәбәр иткәнчә, Казанда 2018 елда Футбол буенча дөнья чемпионаты уеннары узу уңаеннан, башкалада зур реклама корылмалары 25-30 процентка кадәр киметеләчәк. "Еврощит" корылмалары урынына заманча электрон реклама җайланмалары кулланылачак. Казанның тарихи үзәгенә элеккеге чорларны хәтерләтүче белдерү "тумбочка"лары урнаштырыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading