16+

Футбол буенча Дөнья чемпионатына 5,5 миллиард сум

Татарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов хәбәр итүенчә, 2018 нче елда узачак футбол буенча Дөнья чемпионатына әзерләнү өчен, Татарстанга барлыгы 5,5 млрд сум акча бүлеп биреләчәк.

Гомуми бюджет программасы инде расланган. Чыгымнарның 50 проценты федераль бюджеттан бүленә, 25 процентын республика казнасы үз өстенә ала, 25 проценты бюджеттан тыш чыганаклар хисабына финанслана. Әлеге матди ярдәмне "Казан-Арена" стадионын реконструкцияләү, кыр өслеген алмаштыру, территорияне яшелләндерү өчен дә кулланчаклар.
Чемпионат матчлары 2018 нче елның 14 нче июненнән 15 нче июленә кадәр Россиянең 11 шәһәрендә узачак: Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Түбән Новгород, Саранск, Калининград, Волгоград, Екатеринбург, Самара, Сочи, Ростов-на-Дону шәһәрләрендә футбол уенын карарга мөмкин булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading