16+

Гадел хезмәт хакы күпме булырга тиеш?

Россиялеләр фикеренчә, гадел хезмәт хакы 66 мең булырга тиеш. Әлеге сумма, көндәлек ихтыяҗларны канәгатьләндерү өчен җитә, дип саный алар. Бу хакта, РИА Новости хәбәр итә. 

Россиялеләр фикеренчә, гадел хезмәт хакы 66 мең булырга тиеш. Әлеге сумма, көндәлек ихтыяҗларны канәгатьләндерү өчен җитә, дип саный алар. Бу хакта, РИА Новости хәбәр итә. 

Тикшерүләрне алып баручы белгечләр хезмәт хакының күләме кешенең яше, җенесе һәм яшәү рәвешенә карап төрлечә булуына игътибар иткәннәр. 

Ирләргә уртача 68,6, ә хатын-кызларга бераз азрак – 64,2 сумхезмәт хакы кирәк икән. 

18-30 яшьлекләр хезмәт хакы 56,2 мең, ә олырак буын 67,2 мең чамасы булырга тиеш, дип саный. 

Югары хезмәт хакы сораучыларның җитеш тормышта яшәүләре ачыкланган. Алар өчен «нормаль» хезмәт хакы 78 мең сум тирәсе. Сораштыруны Россиянең 37 шәһәрендә үкәргәннәр һәм һәр шәһәрдән 350 кеше катнашкан. 

Иң күп хезмәт хакы турында хыялланучылар – мәскәүлеләр, аларга «кешечә» яшәү өчен аена 99 мең сум хезмәт хакы кирәк икән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X