16+

“Гадел” мәчетендә балалар өчен Мәүлид бәйрәме узды (ФОТО)

Казанның "Гадел" мәчетендә дин дәресләренә йөрүче балалар өчен Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.)нең туган көненә багышланган бәйрәм узды. Мәчетнең имам хатибы Рөстәм хәзрәт Бакиров үзенең вәгазендә балаларны Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.г.в.) охшарга, аның кебек зирәк, югары әхлаклы, укымышлы, абруйлы булырга өндәде. Хәзрәтнең сүзләренчә, бирегә белем эстәргә җитмештән артык бала йөри. Аларга унике остаз...

Казанның "Гадел" мәчетендә дин дәресләренә йөрүче балалар өчен Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.)нең туган көненә багышланган бәйрәм узды. Мәчетнең имам хатибы Рөстәм хәзрәт Бакиров үзенең вәгазендә балаларны Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.г.в.) охшарга, аның кебек зирәк, югары әхлаклы, укымышлы, абруйлы булырга өндәде. Хәзрәтнең сүзләренчә, бирегә белем эстәргә җитмештән артык бала йөри. Аларга унике остаз...

Казанның "Гадел" мәчетендә дин дәресләренә йөрүче балалар өчен Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.)нең туган көненә багышланган бәйрәм узды. Мәчетнең имам хатибы Рөстәм хәзрәт Бакиров үзенең вәгазендә балаларны Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.г.в.) охшарга, аның кебек зирәк, югары әхлаклы, укымышлы, абруйлы булырга өндәде. Хәзрәтнең сүзләренчә, бирегә белем эстәргә җитмештән артык бала йөри. Аларга унике остаз гарәп хәрефләрен, дин гыйлемен, намаз укырга өйрәтә.


- Коръән Кәримдә дә, хәдисләрдә дә дин гыйлеме олы бер нигъмәт, сәгадәт ишекләренең ачкычы булуы әйтелә. Мәчет ачылганнан бирле дин сабакларын өйрәтәбез, әлеге эшнең туктап торганы юк, - ди ул.

Мәчетнең уку-укыту эшләре бүлеге мөдире Фәния абыстай Җәләлиева, шунысы куанычлы - мәчеткә өчәр буын: балалары, әниләре-әтиләре һәм әбиләре белән бабайлары да килә, ди. Кайчандыр биредә башлангыч дин гыйлемен үзләштергән балалар, инде үсеп җитеп, мәдрәсәләрдә, Россия ислам институтында укып, киредән шушы мәчеткә имам да булып кайтканнар.



- Гыйлем - исламның нигезе. Мөселман кешесе гыйлем алудан туктарга тиеш түгел. Балалар, шөкер, атна буе да мәктәптә укып арыйбыз, димиләр, ял көне булса да, йокыларын калдырып, иртәнге сәгать тугызга килеп җитәләр, - ди остабикә.

Бәйрәмгә күпән түгел Татарстанның иң яхшы абыстае исемен алган Вәсилә ханым Рәхимова үзенең оныгы Фәридә белән килгән.



- Шөкер, Казаныбызда Аллаһ йортлары бик күп. Алар каршында балалар өчен лагерьлар, дәресләр оештырыла. Балалар белән эшләү иң авыры, җаваплысы ул. Аларга гыйлем биреп, без үзебезгә алмаш әзерлибез. "Гадел" мәчете, ачылганнан бирле, шушы зур вазифаны үтәп килә. Биредә балаларны укытуга зур игътибар бирелә. Бәйрәмнәр дә еш оештырыла. Белемле имамнар әзерләргә телибез икән, аларны яшьтән үк укытыйк. Аллаһы Тәгаләне, Пәйгамбәребезне яратырга өйрәтик, - ди абыстай.


Балалар янына кунакка Татарстанның мөслимәләр берлеге рәисе Наилә Җиһаншина да килгән иде. Балалар бакчасында алган тәрбия белән бергә мәчет тәрбиясе дә кирәк, ди ул. Балаларны дәрселәрен калдырмаска, үзләре белән эне-сеңелләрен дә алып килергә кушты.

Бәйрәмгә килгән балалар башита җыелышып мәчет намазы укыды, сорауларга җаваплар бирделәр, Коръәннән аять-сүрәләр дә укылды. Соңыннан чәй табыны артына җыелыштылар, остазлары һәркайсына күчтәнәчләр дә өләште.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading