16+

«Гафу ит, кызым, саклап кала алмадым»

20 июльдә Пермь төбәгендәге Октябрьский шәһәрендә дусты яндырып үтергән 15 яшьлек кызны җирләгәннәр. «Гафу ит, кызым, сине саклап кала алмадым», дип елаган аның әнисе алсу бәрхет белән капланган табут өстенә ятып.

20 июльдә Пермь төбәгендәге Октябрьский шәһәрендә дусты яндырып үтергән 15 яшьлек кызны җирләгәннәр. «Гафу ит, кызым, сине саклап кала алмадым», дип елаган аның әнисе алсу бәрхет белән капланган табут өстенә ятып.

Зиратка 60лап якын кеше: туганнары, гаиләнең танышлары һәм кызның дуслары, шулай ук фаҗигага битараф калдырмаган кешеләр җыелган. Зиратка таба барган матәм процессиясе алдыннан розалар сибеп барганнар, дип яза «Комсомольская правда».

Илнең төрле шәһәрләреннән килгән кешеләр белән бергә авылдашлары акча җыйган һәм кызның каберенә зур роза чәчәк бәйләме һәм башын иеп торган фәрештә сынын каберенә куйганнар.

Кечкенә алсу табутны кабергә төшергәндә, зиратта кабер тынлыгы хөкем сөргән, кайгыга баткан әнисенең елавы гына ишетелеп торган. Кызны бабасы һәм әбисе каберләре арасында җирләгәннәр, дип яза "Комсомолькая правда".

Кызларын югалткан әти-әниләренең хәзер 19 яшьлек улы калган. Күптән түгел ул Пермь колледжын тәмамлаган, Октябрьскийга кайткан, тиздән армиягә китәчәк.
Бу коточкыч җинаять 8 июльгә каршы төндә Октябрьскийда булган. Яшүсмерләр 16 яшьлек Степанның фатирына җыелганнар (исеме үзгәртелгән, ред.) кәеф-сафа корып утырганнар. Компаниядә берничә егет бер кыз булган, алар бер мәктәптә укыганнар. Кич коточкыч тәмамлана: кызны көчлиләр, ә аннары җинаять эзләрен яшерер өчен, аны тимер юл янына алып киләләр. Аннары өстенә янучан сыеклык сибеп яндырганнар.

Рельс янында аңсыз хәлдә яткан кызны поезд машинисты күреп алган. Кызның тәне 80 процентка янган була. Санавиация вертолеты белән баланы Пермьгә китерәләр, ләкин табиблар кызны коткарып кала алмый. 

Хәзер җинаять кылуда шикләнелгән бер генә яшүсмер кулга алынган, калганнары иректә. Җинаять эше башта «Үтерүгә омтылыш» маддәсе буенча кузгатыла, аннары «Аеруча рәхимсезлек белән үтерүгә омтылыш» маддәсе буларак квалификацияләнә. 

Кызның үлеменнән соң, җинаять маддәсен үзгәрткәннәр. Яшүсмергә хәзер кеше үтерү өчен җавап бирергә туры киләчәк. Ләкин юристлар аңлатуынча, бу хөкем карарына бик аз йогынты ясаячак. Егет балигъ булмаганлыктан, аңа 10 елдан артык колония гына яный. 

Алда әйткәнебезчә, әлеге җинаятьтә бары бер яшүсмер генә кулга алынган. Октябрьскийда яшәүчеләр әйтүенчә, аларның берсе Россиядән киткән, ә икенчесе шулай ук шәһәрдән күченеп киткән. 

18+

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading