16+

Гаилә бәйрәме

8 июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне. Бу бәйрәмне Россиядә әле күптән түгел – 2008 елдан гына билгеләп үтә башлаганнар. Шулай да аның инде үз күркәм традицияләре формалашты. Ил күләмендә оештырылган бәйрәм чараларында Татарстан да актив катнаша.

Гаилә бәйрәме

8 июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне. Бу бәйрәмне Россиядә әле күптән түгел – 2008 елдан гына билгеләп үтә башлаганнар. Шулай да аның инде үз күркәм традицияләре формалашты. Ил күләмендә оештырылган бәйрәм чараларында Татарстан да актив катнаша.

Гаилә көне хөрмәтенә булган Казандагы бәйрәм чаралары инде 4 июльдән башланган. 8 июль көнне 15.00 сәгатьләрдә «Әкият» курчак театры каршындагы «Чәчәкләр фестивалендә» бәйрәм концерты булачак. Биредә Казанның ун үрнәк гаиләсенә «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медальләр тапшыру тантанасы була. Бәйрәм көнне «Казан – бәхетле гаиләләр шәһәре» дигән бәйгегә нәтиҗәләр дә ясаячаклар. 
Татарстан районнарында да ЗАГС идарәләрендә бәйрәм чаралары үтә. Әйтик, 5 июль көнне Түбән Кама шәһәрендә «Бәхетле гаилә – киләчәккә караш» дигән беренче социаль брейн-ринг оештырганнар. Биредә яшьләрне генә җәлеп итәргә булганнар. Гаилә кыйммәтләре югала барган заманда гаилә кору, гаиләдә ир белән хатынның мөнәсәбәте, тату яшәү серләрен иң беренче булып аларга төшендерергә кирәк дигән фикердә түбәнкамалылар. 
Бүген – 6 июль көнне, Мамадышның ЗАГС идарәсендә керәшен традицияләренә нигезләнеп, егет белән кызларны ярәштерү чарасы була. Бу шулай ук яшьләргә әби-бабайлардан килгән гореф-гадәтләрне җиткерү өчен башкарыла.
7 июль көнне Әгерҗе районында берничә яшь пар рәсми рәвештә никахларын терки. Шул ук вакытта ЗАГСка тәҗрибәле гаиләләр дә чакырылган. Алар яшь парларга матур гаилә серләре турында сөйләячәк. 9 июль көнне район үзәгендә озак еллар тату гомер кичергән парларга «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медальләрен тапшырачаклар. 
8 июльдә Әлмәттә традицион чаралардан тыш Ана капиталын алу өчен сертификатлар бирәчәкләр. 
Шул ук көнне Чистай да бәйрәм рухы белән яшәячәк. Алар Гаилә бәйрәмен шәһәр паркында оештырырга булган. Концерт чараларыннан тыш, шәһәр халкы паркта йога белән шөгыльләнә, сальса, бачата кебек биюләргә өйрәнә, буяулар фестивалендә катнаша ала. Биредә үк парлар бер-берсенә чәчәкләр, йөрәк формасындагы шарлар бүләк итә ала.
Мондый төр тантаналы чаралар Татарстанның һәр районында узачак. 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading