16+

“Гаилә” үзәгендә әниләр дә, бәбиләр дә

"Казан" Гаилә үзәге чирәмлегендә яшь әниләр өчен бушлай фитнес- күнегүләр үтәчәк. Әлеге проектны ЗАГС идарәсе тәкъдим иткән.

"Казан" Гаилә үзәге чирәмлегендә яшь әниләр өчен бушлай фитнес- күнегүләр үтәчәк. Әлеге проектны ЗАГС идарәсе тәкъдим иткән.

Һәр якшәмбе 21 июньнән башлап барлык мускулларны ныгытуга багышланган бер сәгатьлек күнегүләр үтәчәк. Күнегүләрне алып баручы фитнес-тренер Юлия Саттарова әйтүченчә, әлеге проект яшь әниләрнең сәламәтлекләрен ныгыту, ябыктыру, дөрес туклану буенча киңәшләр бирү, шулай ук яхшы кәеф булдыруны да үз эченә ала. Шунысы да җайлы, әлеге күнегүләргә әниләр балалары белән килә алачак. Күнегүләр иртәнге 9.30 сәгатьтә башланачак. Үзең белән эчәргә су, спорт киеме, плед алдырга киңәш итә оештыручылар. Бала тапканнан соң, физик эшләр эшләргә, авыр күтәрергә ярамаган әниләргә спорт белән шөгыльләнүдән тыелып торырга кушалар.

Күнегүләргә 89053105869 телефоны аша язылырга була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading