16+

Галина Морозова: “Быел сайлау кампаниясе үтәкүренмәле”

Мәгълүмат үзәгендә икътисадый фәннәр докторы Галина Морозова үз күзәтүләреннән чыгып, әлеге сайлауларга бәя бирде.

Мәгълүмат үзәгендә икътисадый фәннәр докторы Галина Морозова үз күзәтүләреннән чыгып, әлеге сайлауларга бәя бирде.

- Хәзерге сайлау кампаниясе алдагы еллар белән чагыштырганда үзенчәлекле. Беренчедән, сәяси партияләрнең активлыгы сизелде. Бу санда гына түгел, сыйфат та күренә. Парламент партияләре сайлаучылар алдына уйланылган, төгәл программалар белән чыктылар. Шуны әйтәсе килә, партияләр яхшы сәяси институт булып формалашты. Икенчедән, яңа технологияләр куллану. Моңа гаҗәпләнергә дә кирәкмидер, әмма кандидатлар белән очрашу, дебатлар файдага булды. Халык белән күзгә-күз аралашу нәтиҗәле тәэсир итә. Проблемалар, һәм аларның чишелеш юллары ачыклана. Халык телендә - халыкара мөнәсәбәтләр, юллар, халыкның матди хәле.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading