16+

Гарасат «Ак Барс» уенчыларына багышланган парадны кичектерде

Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Ак Барс” хоккейчыларын, тренерларын Гагарин Кубогында җиңүләре белән котлады.

Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Ак Барс” хоккейчыларын, тренерларын Гагарин Кубогында җиңүләре белән котлады.

Казан Кремлендә “барслылар”ны тантаналы төстә кабул иттеләр. Анда барлык хоккейчылар (өч уенчыдан кала), тренерлар һәм клуб җитәкчеләре катнашты. Тантаналы чарада Россия Хоккей федерациясе президенты Владислав Третьяк, КХЛ президенты Дмитрий Чернышенко һәм Россия җыелма командасы штабы җитәкчесе Роман Ротенберг катнашты.

Рөстәм Миңнеханов Гагарин Кубогы ияләренә Татарстан дәүләт бүләкләрен тапшырды, ә хоккейчылар Президентка истәлекле фото, уен майкасы һәм алтын медаль бирделәр.

Ә алдан вәгъдә ителгән Меңьеллык мәйданында кичке сәгать биштә узачак концерт һәм Чемпионнар парады Казанда гарасат килеп чыгу сәбәпле кичектерелде.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading