Магадан өлкәсендә полиция хезмәткәрләре аю һөҗүме нәтиҗәсендә гөмбәче ир-атның үлем фактын тикшерә, дип хәбәр итә "Татар информ" "Интерфакс"ка сылтама белән.
Эчке эшләр министрлыгының төбәк идарәсе матбугат хезмәте белдергәнчә, фаҗига якшәмбе Ольск шәһәр округында урманда булган.
"Россия Эчке эшләр министрлыгының Магадан өлкәсе буенча идарәнең кизү частенә торак пунктларның берсеннән ерак түгел урман массивында аю 47 яшьлек гөмбәче ир-атка һөҗүм итүе турында хәбәр ителгән. Нәтиҗәдә ир-ат үлгән", - дип сөйләгәннәр полициядә.
Полиция хезмәткәрләре фаҗига детальләрен ачыклый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар