16+

Горький паркына йөгерергә кил

Казанның Горький паркында Parkrun глобаль проекты - массакүләм йөгереш старт алды. Әлеге чара быел Татарстанда Парклар һәм скверлар, ә Россия буенча йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш елына багышлана.

Горький паркында биш чакрымга йөгерү һәр шимбәдә 9.00 сәгатьтә башлана. Катнашу өчен акча түлисе түгел, шулай ук призлы урыннар да билгеләнми. Биш чакрымны узу да мәҗбүри таләп итеп куелмый. Халыкара спорт акциясенең максаты - сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, үзара аралашу, дуслашу.

Parkrun проекты 2004 елда оештырылган, тәүге мәртәбә Лондон шәһәре янында массакүләм йөгереш үткәрелгән. Бу башлангыч АКШ, Австралия, Көньяк Африка Республикасы, Польша һәм башка илләрдә яклау тапкан. Россия дә 2013 елдан шушы халыкара проектка кушылды. Илебездә дүрт шәһәрдәге унбер паркта йөгерешләр уза. Быел Казан бишенче шәһәр, Горький паркы уникенче парк булып Parkrun проектының Россиядәге исемлеген тулыландырды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading