Чаллының сугыш ветераннары өчен госпиталендә махсус хәрби операция барышында могжиза белән исән калган хәрбине дәвалыйлар. Бу хакта автокаланың сәламәтлек саклау идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Узган елның май аенда ук Хәйдәр Нуриев хәрби хезмәт үтү өчен үз теләге белән китүчеләр исемлегенә язылган һәм контракт төзегән. Сентябрьдә Украина диверсия-разведка төркеме һөҗүмнәренең берсендә мина шартлаудан сугышчының сул кулы, җилкәсе бик каты яралана. Кул чугы чәрдәкләнә, ләкин, бәхеткә каршы, буыннарга зыян килмәгән була. "Күлмәктә тугансың", – ди аңа табиблар.
Яу кырында яраланган хәрбигә иптәшләре беренче медицина ярдәме күрсәткән, аннары аны ашыгыч рәвештә Луганск Республикасының Сватово шәһәрендәге хәрби госпитальгә эвакуацияләгәннәр. Биредә табиблар сугышчының җилкәсенә һәм кулына металл конструкция урнаштырганнар.
Сватоводан аны вертолет белән Белгород госпиталенә эвакуацияләгәннәр. Белгородтан соң Хәйдәр Санкт-Петербург, Казан госпитальләрендә дәваланып чыга. Һәм шуннан соң гына алга таба дәвалану өчен хәрбине Яр Чаллыга кайтаралар.
МХО зонасында яраланганнан бирле Хәйдәр барлыгы сигез госпитальдә ятып чыга.
"Чаллыдагы госпитальдә беренче тапкыр Яңа елга кадәр булдым, биредә бер айга якын яттым. Июнь башында реабилитацияне дәвам итәргә килдем. Яраланган кулдагы мускуллар кыскартылган, ул тулысынча бөгелми. Хәзер ЛФК буенча инструкторлар белән бергә аны эшләтәм, көннән-көн алга китеш бар. Табибларның уңай фаразлар ясавы сөендерә. Әгәр дә даими рәвештә шөгыльләнсәң, кулның эшчәнлеге кире кайтачак. Хастахнәдән чыккач, көндезге стационарга йөриячәкмен. Дәвалауны ахырына кадәр җиткерергә кирәк", - ди Хәйдәр Нуриев.
Яралары шактый җитди булуына карамастан, ир-ат махсус хәрби операция зонасына кире кайтырга тели. Аның өчен хәзер иң мөһиме-сәламәтлеген торгызу.
"Әгәр хәрби комиссия "годен" дип әйтсә, кире кайтачакмын. Иптәшләрем барысы да шунда", - дип сөйли хәрби.
Фото: https://vk.com/publiczdrav
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар