16+

Хаҗиларның беренче төркеме кайтып җитте

Бүген Татарстан хаҗиларының бер өлеше туган җирләренә аяк басты.

Бүген Татарстан хаҗиларының бер өлеше туган җирләренә аяк басты.

Изге сәфәргә барган 98 хаҗины Казан аэропортында туганнары, якыннары, нәзарәт вәкилләре, хаҗ сәфәрен оештыручылар каршы алды, дип яза Татарстан мөселманнары диния нәзарәте.
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе, "Апанай" мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров һәм "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе мөгаллиме Шамил хәзрәт Касыймов җитәкчелегендәге ике төркемнең хаҗ сәфәре тәмам. Киләсе төркем 4 октябрьдә, соңгы төркем 11ендә кайтыр дип көтелә.

Нияз хәзрәт хаҗ сәфәреннән алган тәэсирләре белән уртаклашып: "Хаҗ ул бик зур гыйбадәт. Барлык хаҗилар бер гаилә булып яшәделәр, бер-берсенә ярдәм иттеләр. Җитәкчеләр бик яхшы вәгазьләр сөйләделәр. Чит җирләрдә, сәфәр вакытында авырлыклар булмый калмый, Аллаһы Тәгалә һәрберебезне анда сыный. Шунысы сөенечле, безнең зур проблемалар булмады. Бөтен хаҗилар да сау-сәламәт, изге сәфәрләреннән канәгать. Барчабызның хаҗлары кабуллардан булсын!" - диде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading