16+

Халык мәчеткә күбрәк йөри башлаган

«Иҗтимагый фикер - Татарстан» фонды социологлары 2015 елның өченче-дүртенче һәм 2016 елның беренче кварталында Татарстан халкының кәефен өйрәнде. Тикшеренүдә 1500дән күбрәк кеше катнашты. Шуларның 87 проценты - Россия Президенты Владимир Путинның, 82,2 проценты Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның эшчәнлеген уңай бәяли.

«Иҗтимагый фикер - Татарстан» фонды социологлары 2015 елның өченче-дүртенче һәм 2016 елның беренче кварталында Татарстан халкының кәефен өйрәнде. Тикшеренүдә 1500дән күбрәк кеше катнашты. Шуларның 87 проценты - Россия Президенты Владимир Путинның, 82,2 проценты Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның эшчәнлеген уңай бәяли.

Казан федераль уни­верситеты каршын­дагы иҗтимагый-­сәяси һәм этноконфессиональ мәсьәләләр буенча эксперт советы секретаре, сәяси фәннәр докторы Андрей Большаков үз чыгышында әйткәнчә, сораштыруда катнашучыларның 70,3 проценты Татарстандагы вазгыять белән канәгать.

2015 елның өченче-­дүртенче кварталында «Бердәм Россия» партиясенең рейтингы төшеп, 63 процент кешедә яклау тапкан. Шул ук вакытта КПРФ рейтингы 10 процентка кадәр үсеп җиткән, башка бер партиянеке дә биш проценттан артмаган.

Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтының археология һәм этнология кафедрасы профессоры Татьяна Титова әйтүенчә, татарстанлыларның 77,2 проценты, республикадагы милләтара мөнәсәбәтләрнең торышы әйбәт, ди.

Халыкны телгә бәйле ике мәсьәлә аеруча борчый: туган телне өйрәтү һәм туган телне куллану. Галимә ассызыклаганча, моңа, беренче чиратта, татарларның эче поша. Җирле халык мигрантларга да сагаеп карый. Баксаң, бөтен килмешәк халыклар арасында татарстанлылар украиннарга хәерһахлы икән.

- Сораштырылучыларның күпчелеге мигрантларны бер шарт үтәлгән очракта кабул итәргә әзер: әгәр алар җирле халыкның мәдәни кыйммәтләрен һәм законлылыгын кабул итсә, - диде Татьяна Титова.

Татарстанда милләтара дуслык та көчле, 83 процент кеше үзләре яшәгән җирлектә вазгыятьне тыныч дип бәяли, бу - илкүләм күрсәткечләрдән югарырак. Мәчеткә йөрүчеләрнең саны да арткан: 2013 елда 50 процент булса, 2015 ел ахырында әлеге күрсәткеч 60 процентка җиткән.

Андрей Большаков әйтүенчә, кешеләрдән республиканың биш төп бә­ласен атауларын да сорыйлар. Беренче булып, гадәттәгечә, коммуналь хезмәтләргә түләүләр артуны, бәяләрнең югары, ә хезмәт хакларының түбән булуын әйтәләр. Мартта үткә­релгән тикшеренү барышында юлларның начар торышы беренче урынга чыккан.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading