16+

Халыкара күзәтче Муса Гулиев: “Сайлаулар югары дәрәҗәдә оештырылган”

Мәгълүмат үзәгендә журналистлар белән Халыкара күзәтчеләр Муса Гулиев (Әзәрбайҗан), Гагик Минасян (Әрмәнстан), Петар Канев (Болгария), Ринат Окумбеков (Казахстан) аралашты. Муса Гулиев сүзләренчә, Дәүләт Думасына депутатлар сайлау - илкүләм тарихи мөһим вакыйга. Ул Питрәч районына булган сәфәре турында сөйләп үтте.

- Татарстанда без өченче көн. Сайлауга әзерлек, аның барышы белән таныштык. Сайлаулар актив бара, ул югары дәрәҗәдә оештырылган. Безгә бигрәк тә электрон тавыш бирү ошады. Сайлау участоклары техник яктан яхшы җиһазландырылган. Халык сайлауга күтәренке кәеф белән килә. Бернинди дә закон бозу очраклары күзәтелмәде, - ди ул.

Петар Канев Балык Бистәсе районында булган. Ул да сайлауларның бәйрәм төсен алуын, халыкның активлык күрсәтүен билгеләп үтте. Ринат Окумбеков исә Югары Ослан районы халкы белән танышкан.

- Иртәнге унга сайлаучыларның егерме проценты килгән иде. Без китәр алдыннан аларның саны җитмеш процентка җитте, - ди ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading