16+

Хәерле Иртә Татарстан!

Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның һәр иртәсе шушы сүзләр белән башлана. Ул иртән-иртүк Ирек мәйданын эш кабинетыннан фотога төшереп, шуны Instagram челтәренә урнаштыра да татарстанлыларга «Хәерле иртә!» дип мөрәҗәгать итә. Рөстәм Миңнехановның җиңел кулы белән социаль челтәрләрдә утыручылар да көннәрен республика халкына хәерле иртә дип эндәшүдән башлауны гадәткә...

Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның һәр иртәсе шушы сүзләр белән башлана. Ул иртән-иртүк Ирек мәйданын эш кабинетыннан фотога төшереп, шуны Instagram челтәренә урнаштыра да татарстанлыларга «Хәерле иртә!» дип мөрәҗәгать итә. Рөстәм Миңнехановның җиңел кулы белән социаль челтәрләрдә утыручылар да көннәрен республика халкына хәерле иртә дип эндәшүдән башлауны гадәткә кертте. Әлеге онлайн-проект кысаларында хәзер күргәзмә дә оештырырга булганнар. Проектта катнашучыларның эшләре Казан шәһәренең Татарстан урамы, 20 нче йорт адресы буенча урнашкан «Штаб. Креатив индустрия резиденциясе» мәйданчыгында урнаштырылган. Теләге булган һәркем оффлайн режимында аларны проектта катнашучылар күзәтә, ә фотоларын барып күрә һәм фикердәшләре белән аралаша ала.

Күргәзмә 4 апрель көнне сәгать 11:00дә ачыла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading