16+

Хәрби хезмәткә китүчеләргә электрон банк картасы һәм кәрәзле телефон бүләк итәчәкләр

Россиядә быел 1 апрельдән 15 июльгә кадәр хәрби хезмәткә язгы чакырылыш башланды.

Хәрби хезмәткә китүчеләргә электрон банк картасы һәм кәрәзле телефон бүләк итәчәкләр

Россиядә быел 1 апрельдән 15 июльгә кадәр хәрби хезмәткә язгы чакырылыш башланды.

Татарстанда 21 мең ир-егет медицина комиссиясе узачак, шулардан дүрт меңгә якыны хәрби частьләргә җибәреләчәк. Армиягә 18-27 яшьлекләр алына. Чакырылыштагы хәрби хезмәт срогы - бер ел, ә контрактчылар өчен - өч ел. Дини яки башка сәбәпләр аркасында кулына корал алырга теләмәүчеләр исә, ике ел медицина учреждениеләрендә яисә почтада альтернатив хезмәт итәргә тиеш була.

Татарстан Республикасы хәрби комиссары Сергей Погодин әйтүенчә, хәрби хезмәткә китүчеләргә республика Хөкүмәте көнкүреш кирәк-яраклары тутырылган биштәр-капчык, электрон банк картасы һәм кәрәзле телефон бүләк итә. Кәрәзле телефоннан ай саен 30 минут бушлай сөйләшергә һәм ун SMS җибәрергә мөмкин. Банк картасына ай саен солдатларга - ике, ә ятимнәргә өч мең сум акча күчереп барыла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading