16+

Хыялларны чынга ашырыр чак җитте

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов өч ел элек яшьләрнең иҗат проектларына конкурслар үткәрү башлангычы белән чыккан иде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов өч ел элек яшьләрнең иҗат проектларына конкурслар үткәрү башлангычы белән чыккан иде.

Президент тәкъдиме «Безнең Татарстан» («Наш Татарстан») республика яшьләр форумы тарафыннан гамәлгә ашырыла. Яшь егетләр һәм кызлар, шулай ук яшьләр төркеме үзләренең проектларын әзерли. Тема юнәлешләре: ватанпәрвәрлек, шәфкатьлелек, спорт, яшьләр, иминлек, коррупциягә каршы пропаганда, архитектура һәм сәнгать, мәгълүмат, эшкуарлык, инновация, дуслык һәм тынычлык, милли сәясәт.

Быелгы форумга 1195 иҗат эше тәкъдим ителгән. Шулар арасыннан сайлап алынган 200 проектны республиканың Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгында тыңлау башланды. Җиңүчеләр 20-22 апрельдә IT-парк җирлегендә узачак йомгаклау күргәзмәсендә игълан ителәчәк һәм бүләкләнәчәк.

- Татарстан хөкүмәте яшьләр тарафыннан күтәрелгән әһәмиятле идеяләрне тормышка ашырырга булышлык күрсәтәчәк, - диде республиканың Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының балалар һәм яшьләр оешмалары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Владислав Усанов.

Яшь егетләр һәм кызлар, «Безнең Татарстан» форумында сез дә катнашыгыз. Белешмә өчен сайт: www.forumtatarstan.ru. Электрон адрес: molforumrt.org@gmail.com.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading