16+

Хәйрия ярминкәсендә 5 миллион сум акча җыелган

Казанда язгы чордагы игелекле эшләр декадасы үтте. Әлеге чара кысаларында Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркында, «Континент» паркында, Горки-Әмәт урманлыгында, Химиклар мәдәният сарае янындагы наратлыкта «Игелек ярминкәсе» оештырылды. Аларда мәктәп укучыларының кул эшләнмәләре, тәм-томнар сатылды.

Ярминкәдә 5 миллион сум акча җыелган. Казан мэры Илсур Метшин шушы чараны оештыручыларга, мәктәпләр директорларына һәм ата-аналарга рәхмәт әйтте.

- Без төрле бәяләмәләрне ишетәбез, шул исәптән социаль челтәрләрдә дә, - диде мэр «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә. - Ләкин иң дөрес лакмус кәгазе ул - балаларның күз карашлары, аларның шушы хәйрия чарасында катнашыр­га омтылышы. Балалар моны белеп-аңлап башкарды. Бу зур акча. Эш акчада гына да, аның күләмендә генә дә түгел. Эшнең хәйрия эчтәлегендәге асылы һәм мөнәсәбәт - иң әһәмиятлесе.
Игелек ярминкәсендә 500 мәгариф учреждениесе катнашкан.

Ярминкәләргә 50 мең кеше килгән. Илсур Метшин үзе Горки-Әмәт урманлыгындагы ярминкәдә булган.

Җыелган акча шәһәрнең, ­ Добро Мail.Ru сервисы тикше­рүен узгач, хәйрия фондларына күчереләчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading