16+

Хәзер «дворник»лар да югары белемле

Торактан файдалану идарәләрендә (ЖЭУ) элекке елларда җыен әтрәк-әләм селкенеп йөрер иде. Сантехник, мәсәлән, һәрвакыт салмыш булыр. Мондый нәрсәләргә күптән нокта куелды. Бүген ишегалды җыештыручы да укымышлы.

Торактан файдалану идарәләрендә (ЖЭУ) элекке елларда җыен әтрәк-әләм селкенеп йөрер иде. Сантехник, мәсәлән, һәрвакыт салмыш булыр. Мондый нәрсәләргә күптән нокта куелды. Бүген ишегалды җыештыручы да укымышлы.


- Казанда торак-коммуналь хуҗалык тармагында 9467 кеше хезмәт куя. Аларның 58 проценты - югары һәм урта техник белемле, - дип горурлык белән әйтеп үтте «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары - торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин.

Казанның коммуналь хуҗалык һәм төзелеш колледжы 2013 елдан бирле тармакка төрле белгечләр әзерли. Коммуналь тармакта хезмәт куючыларның һөнәри осталыгын үстерүгә дә нык әһәмият бирелә. Узган ел 3300 эшче квалификация күтәрү курсларында укыган. «Уңайлы торак» идарәче компаниясе каршындагы уку үзәге торак-коммуналь хуҗалык эшчеләренең квалификациясен күтәрүгә махсуслашкан. Соңгы ике елда биредә 1190 кеше осталык дәресләре алган. Азино микрорайонындагы консультация үзәгендә 117 кеше укыган. Идел буе «Практик» уку үзәгендә һәм Хезмәт иминлеге төбәкара ассоциациясендә узган курсларда шәһәрнең торак-коммуналь хуҗалыгының ике мең эшчесе һөнәри белемен күтәргән.

Искәндәр Гыйниятуллин әйткәнчә, күп фатирлы йортларда яшәүчеләрнең дә торак-коммуналь мәсьәләләрдә белемле булуы әһәмиятле.

- «Бердәм Россия» сәяси партиясе башлангычында, «Татарстан Республикасында торак-коммуналь хуҗалык тармагына җәмәгатьчелек контроле төбәк үзәге» коммерциячел булмаган оешмасы белән берлектә, «Белемле кулланучы мәктәбе» һәм «Түләүсез дистанцион уку» проектлары гамәлгә ашырыла. Курсларда 2400 актив граждан укыды инде. Алар торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр билгеләүнең тәртипләрен беләләр, күп фатирлы йорт советлары оештыралар, йортны капиталь ремонтка әзерләүдә һәм капиталь ремонт эшләрен контрольдә тотуда катнашалар, - диде Искәндәр Гыйниятуллин.

Торак-коммуналь хуҗалык тармагындагы эшчеләрнең абруен арттыру максатларында, Казанда быел беренче мәртәбә «Казанның иң оста сантехнигы» конкурсы үткәрелде. Шәһәркүләм бәйгедә Яңа Савин районындагы «Уңайлы торак» идарәче компаниясе эшчесе җиңү яулады. Идел буе районы торак-коммуналь хуҗалыгы идарәче компаниясе - икенче, ә «Совет районы торак идарәсе» идарәче компаниясе өченче булды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading