16+

“Җиңү балкышы”на өлеш керт!

9 мартта « Яңа гасыр» телевидениесендә "Җиңү" акциясе кысаларында туры эфирда "Җиңү балкышы"дигән телемарафон үткәрелә. Ул Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап, "Ак Барс созидание" хәйрия фонды һәм Хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика советы белән берлектә, сугыш һәм тыл ветераннарына ярдәм уңаеннан оештырыла. Шул уңайдан узган матбугат конференциясендә "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе...

9 мартта « Яңа гасыр» телевидениесендә "Җиңү" акциясе кысаларында туры эфирда "Җиңү балкышы"дигән телемарафон үткәрелә. Ул Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап, "Ак Барс созидание" хәйрия фонды һәм Хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика советы белән берлектә, сугыш һәм тыл ветераннарына ярдәм уңаеннан оештырыла. Шул уңайдан узган матбугат конференциясендә "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе...

9 мартта « Яңа гасыр» телевидениесендә "Җиңү" акциясе кысаларында туры эфирда "Җиңү балкышы"дигән телемарафон үткәрелә. Ул Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап, "Ак Барс созидание" хәйрия фонды һәм Хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика советы белән берлектә, сугыш һәм тыл ветераннарына ярдәм уңаеннан оештырыла. Шул уңайдан узган матбугат конференциясендә "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе генераль директоры урынбасары Миләүшә Айтуганова болай диде:

- Без бу марафонны оештырып, җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итмәкче булабыз. Кызганычка каршы ветераннарыбызның сафлары елдан-ел кими бара. Тамашачылар да әлеге акциягә кушылырга тиеш була. Марафон ике телдә барачак.

Телевизор караучылар ул көнне 09.00-11.00, 15.00-17.00, 19.00-20.00 сәгатьләрдә сугыш һәм тыл ветераннарының хатирәләрен тыңлый, сугыш турындагы моңарчы билгеле булмаган фактлар ишетә алачак. Биредә җырчылар да катнашырга теләк белдерде. Алар сугыш чоры җырларын башкара. Телемарафон кунаклары республикада яшьләр арасында хәрби-патриотик тәрбиянең торышы, Бөек Ватан сугышында халыкның батырлыгы турындагы истәлекләр ничек саклануы, сугыш беткән җирдә эзләнүләр ничек баруы, Хәтер китабы ничек тулыландырылуы хакында сөйләячәкләр. Шулай ук читтә яшәүче ветераннарыбызга да ярдәм итәргә мөмкинлек булачак. Без ветераннарга исән чагында ярдәм күрсәтеп калырга тиешбез. Бу марафон белән без тарихны язабыз. Читтәге хәбәрчеләр дә марафонда катнаша.

Шунысын да әйтергә кирәк, 2010 елда телевизион марафон вакытында 47 миллион сум акча җыелган булган.

Хәйрия акчаларын түбәндәге реквизитлар буенча күчерергә мөмкин:

«АК БАРС СОЗИДАНИЕ» хәйрия фонды
420124, Казан шәһәре, Меридианная урамы, 1а йорт

ОГРН 1061600052425
ИНН/КПП 1658079690/165701001
р/с 40703810100020000999 в ОАО «АК БАРС» БАНК г. Казань
БИК 049205805
к/с 30101810000000000805

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading