16+

Җиңү диктантында теләге булган һәркем катнаша ала

Бөек Ватан сугышы тарихын өйрәнүгә киң җәмәгатьчелек җәлеп итү, тарихи грамоталылыкны арттыру һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү максатыннан Икенче Бөтендөнья сугышы вакыйгалары темасын үз эченә алган Халыкара тарихи диктант – «Җиңү диктанты» үткәрелә.

Чараны «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясе иҗтимагый оешмасы, мәгариф министрлыгы, мәгариф сыйфатын мониторинглауның республика үзәге  оештыра. 

“Җиңү диктанты” сайтында 216 мәйданчык теркәлгән, аларда әлеге акцияне уздыру планлаштырыла. Җиңү диктанты тест форматында үткәреләчәк. Диктантның биремнәре саны – 25, язу вакыты – 45 минут. Традиция буенча Җиңү диктантында теләге булган һәркем катнаша ала. Диктантны язу нәтиҗәләре сайтта (диктантпобеды.рф) урнаштырылачак.

Билгеле булганча, Җиңү диктанты 2019 елдан бирле уздырыла. 2019 елда Татарстан Республикасында Җиңү Диктанты 8 төбәк мәйданчыгында узган, анда 795 кеше катнашкан иде. 2022 елда  исә 155 мәйданчыкта диктант язалар. Аларда 5 меңгә якын мәктәп укучысы һәм меңнән артык студент катнашты.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading