16+

Җиңү көне уңаеннан, исәннәргә дә, мәрхүмнәргә дә бердәй хөрмәт булачак

Казанда, быелның 4 апреленә булган мәгълүматлар буенча, 13 196 ветеран һәм аларга тиңләштерелгәннәр яши. Шулардан: сугышта катнашканнар һәм сугыш инвалидлары – 946, тыл хезмәтчәннәре һәм сугышта катнашканнарның тол хатыннары – 10 812, сугышта катнашканнарның тыл хезмәтчәне булмаган тол хатыннары – 1438.

Казанда, быелның 4 апреленә булган мәгълүматлар буенча, 13 196 ветеран һәм аларга тиңләштерелгәннәр яши. Шулардан: сугышта катнашканнар һәм сугыш инвалидлары – 946, тыл хезмәтчәннәре һәм сугышта катнашканнарның тол хатыннары – 10 812, сугышта катнашканнарның тыл хезмәтчәне булмаган тол хатыннары – 1438.

Шәһәр башкарма комитетының мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов мэриядә узган киңәшмәдә сөйләгәнчә, Бөек Ватан сугышында катнашкан ялгыз гомер кичерүче 23 ветеранның фатирына, районнар хакимиятләре ярдәмендә, ремонт ясала. Җиңү көне бәйрәме уңаеннан 4 134 сугыш ветеранына һәм сугышта катнашканнарның тол хатыннарына азык-төлек тупланмасы тапшырыла.
– Башкаладагы сәламәтлек саклау учреждениеләрендә 8360 ветеран һәм аларга тиңләштерелгәннәр диспансер исәбендә тора. Узган ел 2535 ветеран стационар дәвалану алды, – диде Азат Абзалов.
Казан студентлары «Кайгырту» («Забота») акциясе кысаларында, ялгызак ветераннарның фатирларын җыештыруда яки өй тирәләрен тәртипкә китерүдә ярдәм итә. «Яшә һәм хәтерлә» акциясе кысаларында, студентлар «Самосыр», «Дәрвишләр», «Царицыно» зиратларындагы хәрбиләр каберлекләрен җыештыру өмәләре үткәрә.

Юл төзү-төзекләндерү эшләре планына Бөек Ватан сугышында катнашканнар исемнәре бирелгән урамнар да кертелде. Олег Кошевой, Гадел Кутуй, Бичурин, Ватутин, Маршал Чуйков, Симонов исемнәрендәге урамнарның тротуарлары яңартыла.

Быел истәлекле даталар берничә: Кызыл Армия оешканга – 100 ел, Бөек Ватан сугышы чорында Сталинград бәрелешендә җиңүгә – 75 ел, эзтабарлар хәрәкәтенә – 50 ел.
– Казанда 100дән артык мәктәптәге музейда Бөек Ватан сугышына кагылышлы экспозиция булдырылган. Мәктәпләрдә хәзер сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре белән очрашулар бара, – диде Азат Абзалов.

Башкала мэры Илсур Метшин, үзенең фикерләре белән уртаклашканда, Җиңү көненең зур әһәмияткә ия булуын басым ясап әйтте.
– Тарихны үзгәртеп язарга омтылучылар бар. Балалар фашизмны кем җиңгәнлеген яхшылап белсен. Җиңү ул – безнеке! – диде мэр Илсур Метшин. – Җиңү яулаган ветераннарыбызга кайгырту һәм бердәй хөрмәт күрсәтелсен, беркем дә онытылып калмасын.

Рәдиф КАРАГАЙ

 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading