28 апрельдән 10 майга кадәр Татарстанда хәрби-спорт һәм кадет корпусларының «Союз 2016 - Җиңү варислары» дигән Бөтенроссия яшьләр өйрәнүләре уза. Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов канаты астында үтә.
Татарстанга Россиянең Сахалиннан алып Кырымга кадәр барлык төбәкләреннән дә диярлек, иң яхшы 43 команда килгән. 14-16 яшьлек 400дән артык үсмер үзенең җитезлеген, түземлеген һәм көчен сынаячак, «Крутушка» шифаханәсе һәм «Байтик» лагеренда узачак бу ярышларга бәяне халыкара хөкемдарлар коллегиясе куячак. Чарада катнашучылар янына кунакка Советлар Союзы һәм Россия Геройлары киләчәк. Файдалы мастер-класслар, сәяси темаларга кызыклы лекцияләр булачак. Әлеге чара 2007 елдан башлап 13енче тапкыр уздырыла. Шуның соңгы өчесе - Татарстанда. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә әлеге чараны оештыручылар, үзләренә ярдәм итүләре өчен, республикабыз җитәкчелегенә олы рәхмәтләрен җиткерделәр һәм патриотик тәрбиянең бүген аеруча мөһимлеген ассызыкладылар. «Союз 2016 - Җиңү варислары» дигән Бөтенроссия яшьләр өйрәнүләрен тантаналы ачу бүген 1 Май мәйданында булса, ябу тантанасы 9 майда Җиңү паркында узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар