16+

Иң яхшы табиблар

Мәскәүдә Бөтенроссия табиблар бәйгесенең Үзәк конкурс комиссиясендә бәйгегә тәкъдим ителгән 577 эш каралган. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында җиңүчеләр дә билгеле булды.

Мәскәүдә Бөтенроссия табиблар бәйгесенең Үзәк конкурс комиссиясендә бәйгегә тәкъдим ителгән 577 эш каралган. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында җиңүчеләр дә билгеле булды.

"Иң яхшы участок терапевты" номинациясендә беренче урынны Казан шәһәренең Сугыш ветераннары госпитале табиб-терапевты Ольга Николаенко яулаган.

"Иң яхшы авыл табибы" номинациясендә беренче урынга Яшел Үзән үзәк район хастаханәсе филиалы Норлат участок хастаханәсенең гомуми практика табибы - филиал мөдире Илсөяр Таһирова лаек булган.

"Иң яхшы кардиолог" номинациясендә беренче урынга Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсенең бүлек мөдире, табиб-кардиолог Раиса Мерясева билгеләнгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading