16+

Иң ярлы халыкның өчтән бере – яшь гаиләләр

Ярлыларны киметү өчен хатын-кызларны декреттан иртәрәк чыгарырга кирәк, дип саный Татьяна Нестеренко.

Ярлыларны киметү өчен хатын-кызларны декреттан иртәрәк чыгарырга кирәк, дип саный Татьяна Нестеренко.

Россиядә яшәгән иң ярлы халыкның 37 процентка якыны - ике баласы булган яшь гаиләләр, дип белдерде Россия финанслар министрының беренче урынбасары Татьяна Нестеренко, дип яза ТАСС.
"Аларның торыр урыннары юк, үзләре әлегә бернәрсә дә булдырмаган", - дип аңлата бу күренешне Нестеренко. Аның фикеренчә, бу вәзгыятьне үзгәртергә кирәк. "Яшьләр арасында ярлы гаиләләр булмасын өчен шартлар тудырырга кирәк. Хатын-кызлар иртәрәк эшкә чыксын иде, ә моның өчен балалар бакчалары кирәк," - ди ул.
Шул ук вакытта җитәкче әйтүенчә, илдә яшәүче ярлы халык арасында өлкән яшьтәгеләрнең саны биш процент кына. Нестеренко фикеренчә, Россиядә ярлылыкны киметү бюджет сәясәтендә ин төп юнәлешләрнең берсе булып тора. "Җәмгыятьтәге катламнар арасында аерма шактый булганда, хәерче гражданнар яшәгәндә ил югары темплар белән үсә алмый. Безгә илдәге ярлылыкны тамырыннан юк итәрлек шартлар булдырырга кирәк", - ди Нестеренко.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading