16+

Иң зур шугалак – Казанда

Казанда Россиядәге иң зур төбәк шугалагы эшли башлады, ул "Казан Арена" стадионы янында урнашкан. Бозның мәйданы - 15,6 мең квадрат метр.

Казанда Россиядәге иң зур төбәк шугалагы эшли башлады, ул "Казан Арена" стадионы янында урнашкан. Бозның мәйданы - 15,6 мең квадрат метр.

kzn.ru порталы хәбәр итүенчә, кунакларга биредә уңай шартлар тудырылган: тимераякларны прокатка алудан тыш, җылы биналарда тамак ялгарга да мөмкин. Шугалакны оештыручылар танылган җитештерүчеләрдән ике мең пар тимераяк сатып алган, бер сәгать йөрү 50 сумга төшә. Аяк киемнәрен һәм башка төрле әйберләрне саклык камераларында калдырырга була. Үз тимераяклары белән килүчеләргә ачык һавада эскәмияләр корып куелган.

2015 елның 10 гыйнварында Россиянең иң зур төбәк шугалагы берьюлы алты мең кешене кабул иткән: шуларның өчтән ике өлеше - үз тимераяклары белән килүчеләр, ә һәр өченче аларны прокатка алган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading