16+

Иҗат белән янучыларга – бушлай мөмкинлек

RE’ACTOR арт-резденциясе иҗат эшлеклеләренә ярдәм итү буенча бушлай программага гаризалар кабул итә башлады.

RE’ACTOR арт-резденциясе иҗат эшлеклеләренә ярдәм итү буенча бушлай программага гаризалар кабул итә башлады.

Быел программага татарстанлылар гына түгел, Россиянең башка төбәкләреннән дә иҗат кешеләре кушыла ала. Программа үзе берничә этаптан торачак: онлайн укыту өлеше (лекцияләр һәм төрле практик биремнәр), проектлар һәм резидентлар сайлау; укыту өлешенең офлайн форматы (Казанның төрле мәйданчыкларында узачак) һәм проектларны экспертлар, кураторлар ярдәме белән “түгәрәкләү”; соңгы этап – “ГОРОД – RE’ACTOR” Бөтенроссия креатив индустрияләр фестивалендә катнашу. Анысы сентябрь урталарында планлаштырыла. 

Программа түбәндәге юнәлешләр буенча узачак:
1. Фотография лабораториясе
2. Пластик сәнгать лабораториясе
3. Медиа лабораториясе 
4. Мода һәм дизайн лабораториясе
5. Заманча сәнгать лабораториясе

Алда атап үтелгән биш юнәлеш белән кызыксынган һәм шушы өлкәдә үз проектын, продуктын булдырырга теләгән һәркем гариза биреп, сайлау этабы узып, RE’ACTOR программасында катнаша ала. Моның өчен рәсми сайт (https://reactor-art.com/) аша анкета тутырырга кирәк. Гаризалар 30 июньгә кадәр кабул ителә. Программада катнашу – бушлай. 

Ә инде июльдән сайлап алу этабын узганнарны укыту программасы көтәчәк. Лекцияләр һәм практик өлешне федераль дәрәҗәдәге экспертлар, танылган педагоглар һәм үзләре шушы программа аша узган резидентлар алып барачак. Оештыручылар, беренче чиратта, бернәрсәдән дә курыкмаска киңәш итә. “Проект икенче этапка узмаса да, һәркем үз өчен зур тәҗрибә алачак, фикердәшләрен табачак. Без һәркемгә дә ярдәм итәргә тырышачакбыз”, – ди арт-резиденциянең җитәкчесе Кадрия Борһанова.

Алсу Мансурова

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading