16+

Иделне сәламәтләндерүгә 6 млрд сум акча бүлеп бирелгән

Яңа ел алдыннан Татарстанның Министрлар Кабинеты “Идел буе киңлекләре” тыюлыгы булдыру турында карар кабул итте.

Яңа ел алдыннан Татарстанның Министрлар Кабинеты “Идел буе киңлекләре” тыюлыгы булдыру турында карар кабул итте.

29 мең гектарны биләгән әлеге тыюлык үз эченә Казан, Лаеш, Яшел Үзән һәм Югары Ослан районнары территорияләрен ала. Татарстанның Биологик ресурслар дәүләт комитеты рәисе Федор Батков хәбәр иткәнчә, бу территориядә урнашкан дача йортлары кала, әмма яңаларын төзү тыела. Анда шулай ук башка объектлар төзү дә каралмаган. Пычрак суларны агызырга да ярамаячак. Сүз уңаеннан спикер дача хуҗаларына җир биләмәләрен рәсмиләштерергә тәкъдим итте. Тыюлык территориясендә 1400 кеше яши, 2 мең дача участогы исәпләнә икән.

Балыкчылар тыныч була ала, аларга бернинди дә тыюлар юк, ятьмә генә кулланмасыннар. Ял итәргә теләүчеләр дә табигатькә курыкмыйча чыга ала. Тик үзләреннән соң чүп калдырмаска чакыра белгечләр. Учакны исә билгеле бер урыннарда гына кабызырга мөмкин булачак. Палаткалы ял өчен дә аерым мәйданчык билгеләнелә. Махсус машина кую урыннарын да ясарга җыеналар. Белгечләр әйтүенчә, елына монда 40 меңнән артык кеше ял итәргә килә.

“Идел буе киңлекләре” тыюлыгы «Иделне сәламәтләндерү» федераль проекты нигезендә булдырылган. Димәк, ул экологик проблемаларны хәл итәргә булышачак.

– Тыюлык урнашкан территорияне тикшергәндә, анда илнең һәм республиканың кызыл китабына кертелгән үсемлекләр белән җәнлекләрнең булуы да ачыкланды. Тыюлык булдыруның максаты да – Идел буеның уникаль табигый ланшафтын саклау. Биредә 648 төр үсемлек үсә, 120 төрле җәнлек, 88 кош исәпләнә, алар арасында Кызыл китапка кертелгән ак койрыклы су бөркете дә бар, – диде Федор Батков Министрлар Кабинетында узган матбугат очрашуында.
Матбугат очрашуында «Идел буе киңлекләре» тыюлыгыннан соң республикада тагын бер – бу юлы Камада да саклана торган табигый территория булдырырга җыенулары билгеле булды. Аңа “Кама буе киңлекләре” дигән исем бирергә ниятлиләр.

Идел елгасына да зур игътибар бирелә. Шул исәптән хакимиятнең федераль органнарыннан да. «Экология» илкүләм проекты нигезендә Иделне сәламәтләндерүгә 2020 елга һәм 2021-2022 елларның планлы чорына 6 369,9 млрд сум акча бүлеп бирелгән. Шуның 5 159,6 млрд сумы федераль үзәктән.

Программа кысаларында сигез объектта, аерым алганда Казан, Тәтеш, Әгерҗенең Красный Бор авылы, Зәй, Алексеевск, Алабуга, Яшел Үзәннең Васильево бистәсе һәм Түбән Карамалы авылында төзелеш-монтаж эшләре алып барыла. Киләсе елга тагын биш объет өстәләчәк.

– Яшел Үзән районының Займище һәм Октябрьск бистәләре территорияләрен тәртипкә китерү турында 2013-2014 елларда ук фикер алышу булды. Бу территориядә ком чыгарыла иде. 2015 елдан хокук саклау органнары ярдәмендә бу эш туктатылып, ком алуга лицензия гамәлдән чыгарылды. Идел буендагы территорияләр мәсьәләсен киңрәк хәл итү өчен 2017 елда махсус эшче төркем оешты һәм алар бу җирләрне табигать тыюлыгы итү фикеренә килделәр. 2018 елда фәнни-эзләнү эшләре алып барылды, – дип сөйләде матбугат конференциясендә Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары Фаяз Шакиров.

2021 елдан «Уникаль су объектларын саклау» проекты кысаларында Державино авылындагы буа һәм Лаеш районының Мишә елгасының уң кушылдыгын чистарта башлаячаклар.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading