16+

Ифтарга биш меңләп кеше җыелды

"Казан-Арена" стадионында III республикакүләм ифтар кичәсе үтте. Кунакларга Кол Шәриф җәмигъ мәчете имамы Илфар хәзрәт Хәсәнов вәгазьләр сөйләде, Ислам диненә тартылуның, бәндәләрнең Аллаһы Тәгалә алдындагы бурычлары, дини таләпләрне үтәүнең әһәмияте, рамазан аеның күркәмлеге-кадере, мохтаҗларга ярдәмләшүнең әҗер-савабы турында аңлатты, мөхтәрәм җәмәгатьне изге гамәлләр кылырга өндәде. III республика ифтарына Дагыстан делегациясе вәкиле...

Ифтарда Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе, югары мөфти, шәйхелислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдин да катнашты.

- Быелгы ифтарда 5 меңләп кеше, элек Казанда түгел, тулаем Татарстанда да шуның кадәр ураза тотучы юк иде, димәк, без бергәләп, бер-беребезгә терәк булып, Аллаһы Тәгаләнең таләбен үтибез, - диде Тәлгать хәзрәт Таҗетдин.

17 июльдә Ураза гаете узачак. Корбан гаете исә 24 сентябрьгә билгеләнгән.

Гает көнне иртән хәллерәк, акчалырак кешеләр фәкыйрьләргә һәм мохтажларга, ятимнәргә фитыр сәдакасы өләшә. Гаилә башлыгы хатыны һәм балалары өчен дип тә сәдака бирә.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте биргән белешмә буенча фитыр сәдакасы арпа һәм йөзем бәясеннән күләменнән чыгып билгеләнә.

Фитыр сәдакасы бер кешегә, арпа бәясенә карап - 100 сум, йөзем бәясенә карап - 500 сум. Фитыр сәдакасе бирү һәр мөселманга да вәҗеб гамәлләрдән санала. Фитыр сәдакасе мохтаҗларга бирелә. Фитыр сәдакасен, мөселман булмаганнардан һәм фәкыйрьләрдән тыш, бар кеше дә бирергә тиеш. Фитырны гаилә башлыгы барлык гаилә әгъзалары һәм аның тәрбиясендә булган кешеләр өчен үзенең кеременнән түли. Ир бала балигъ булуга, фитырны үзе өчен үз кеременнән түләргә омтылырга тиеш. Андый мөмкинлеге булмаган очракта, бу бурыч гаиләдәге башка ир-атлар өстенә төшә.
Фидия сәдакасы - 200 сум.

Рамазан аенда ураза тота алмаган кешеләр уразаларын башка айларда тота ала, уразаны бөтенләй тота алмаганнар исә фидия сәдакасы түләргә тиеш була. Фидия - ураза тотмаган көннәр өчен бирелә торган сәдака. Фидия акчалата түләнергә мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading