16+

Игелекле эш башкардылар (ФОТОЛАР)

Тирә-юнебездә игелекле, ярдәмчел, киң күңелле кешеләр булганда яшәү рәхәт. Күптән түгел авылыбыз Олы Кариле зираты өстенә манара куелды.

Игелекле эш башкардылар (ФОТОЛАР)

Тирә-юнебездә игелекле, ярдәмчел, киң күңелле кешеләр булганда яшәү рәхәт. Күптән түгел авылыбыз Олы Кариле зираты өстенә манара куелды.

Манараның материалларын сатып алуны, эшләүне, куюны авылдашларыбыз Низам абый белән Галиябану апа Шиһаповларның уллары Әнвәр, Әнәс, кияүләре Илгизәр Кутаранов, киленнәренең абыйсы Нурулла Гыйниятуллин оештырды. Манараның эче 6 кв метр, гомуми биеклеге 10 метр булып чыкты. Егетләргә ихлас рәхмәтебезне җиткерәбез, Аллаһының рәхмәте яусын сезгә, аяк- кулларыгыз сызлаусыз булсын, үзегезгә, гаиләләрегезгә исәнлек-саулык телибез. Бик зур рәхмәт шушындый балалар тәрбияләп үстергән әти- әниләренә!

Манараны урнаштыруда үзләренең өлешләрен керткән җитәкчеләребез Вәкил Касыймов, Фарук Гарифуллин, Рамил Рәхмәтуллинга, вакытларын табып үзләренең көчләреннән килгән кадәр ярдәм итәргә алынган барлык авылдашларга, трактористлар Илнар Галимҗанов, Рашат Маннаповка да бик зур рәхмәт әйтәбез. Аларның булышлыгы, тырышлыгы нәтиҗәсендә зират өстенә манара куелды. Манараны күтәрү алдыннан Ирек Гатин тарафыннан укылган догалар, Аллаһының ярдәме белән, бу эшне җайлы итеп эшләп чыгарга булышты.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading