16+

Игорь Бикеев: “Татарстан – коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм итүдә өченче урында”

Мәгълүмат үзәгендә юридик фәннәр докторы, Татарстанның Гражданнар җәмгыяте җитәкчесе Игорь Бикеев чыгыш ясады.

Мәгълүмат үзәгендә юридик фәннәр докторы, Татарстанның Гражданнар җәмгыяте җитәкчесе Игорь Бикеев чыгыш ясады.

Аның фикеренчә, депутатлыкка кандидатлар һәм партия әгъзалары коммерцияле булмаган оешмалар белән тыгыз элемтәдә торып, сайлаучылар санын да арттыра. Республикада меңнән артык коммерцияле булмаган оешма эшли. Алар төбәктәге төрле өлкәләрдә актив катнаша. Барлык мәсьәләләрне хәл иткәндә дә волонтерлар ярдәменнән башка булмый.

- Алар хезмәт хакы түләнмәсә дә, бөтен җирдә актив. Республика җитәкчеләре дә әлеге оешмалар белән тыгыз элемтәдә тора, ярдәм итәләр. Республика күләмендә төрле грантлар эшләп килә. Татарстан - коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм итү буенча өченче урында тора, - дип белдерде Игорь Бикеев.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading