16+

Игътибар, намаз вакытлары тагын үзгәрә...

Татарстан районнарында 3 августтан башлап ястү һәм аннан иртәнге намазлар агымдагы елның 5 маена кадәр гамәлдә булган вакытларда укыла башлый.

Татарстан районнарында 3 августтан башлап ястү һәм аннан иртәнге намазлар агымдагы елның 5 маена кадәр гамәлдә булган вакытларда укыла башлый.

Искәртеп узыйк: май ае башыннан алып (Казан өчен 5 майдан башлап) август башына кадәр, безнең төбәкнең географик үзенчәлекләрен истә тотып, шәфәкъ аклыгы иртәнге таң аклыгы белән кушыла – төн дәвамында офыкта аклык югалмый һәм шул сәбәпле ястү намазының вакыты керми, ә иртәнге намазның вакытын күз белән күреп (визуаль рәвештә) билгеләп булмый. 

Моны истә тотып һәм ислам галимнәре фикерләренә таянып, намаз вакытларын сәгать ярдәмендә билгеләү турында карар кабул ителгән иде, ястү намазы – кояш баеп сәгать ярым узганнан соң, ә “Сәхәр” вакыты һәм иртәнге намазның башы кояш чыгарга ике сәгать кала куелган иде.

Намаз вакытларындагы үзгәрешләр беренчеләрдән булып Татарстанның көньяк районнарында күзәтелә: 3нче августтан Урыссуда ястү вакыты соңрак (21:53), ә иртәнге намаз иртәрәк (23:47) керә. Казан шәһәрендә намаз вакытында үзгәреш 8нче августка туры килә, бу көнне ястү 22:05 сәгатьтә, 9нчы августта исә иртәнге намаз вакыты 00:18 сәгатьтә керә. 

Югарыда язылганнарны истә тотып, ястү һәм иртәнге намаз вакытларындагы үзгәрешкә игътибар юнәлтүегезне сорыйбыз.

Чыганак: http://dumrt.ru/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading