16+

Ике үлгән ир һәм бер комага киткән хатын-кыз фаҗигасының сәбәбе ачыкланган

Кичә Чистай районы Чистай Выселкасы авылында 1959 елгы ир-ат һәм аның 1981 елгы үги улы ис тиеп агуланып үлгән. Йорт хуҗасының хатыны авыр хәлдә хастаханәгә озатылган. Әлеге факт буенча Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү органнары башлангыч тикшерү уздыра.

Йорт хуҗасы агуланганчы күпмедер вакыт алданрак, өйдәге температураны арттыру максатыннан, газ казанынннан һава йөрүче торбаны аерган дип фаразлана. Газ хезмәте вәкилләре ирнең куркынычсызлык нормаларын бозуы турында кисәтеп торган, тик ир-ат аларга колак салмаган.

Фаҗигагә кадәр ир белән хатын янына уллары килә һәм ир-атлар спиртлы эчемлекләр куллана башлый. Ата-анасы һәм абыйсының шалтыратуларга җавап бирмәвенә борчылып, Чистай шәһәреннән авылга кызлары кайта. Бу вакытта инде ир-атлар җан биргән була. Кызы әнисен өйдән чыгара, аннары ашыгыч хезмәтләргә мөрәҗәгать итә.

Фаҗиганең барлык нечкәлекләрен ачыклауга юнәлдерелгән чаралар уздырыла. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе хәбәр итә.

Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading