16+

Икеләтә пенсия исәпләнәчәк. Кемнәргә?

Россия пенсионерларына июль аеннан икеләтә пенсия исәпләү турында хәбәр иттеләр. Берьюлы ике пенсияне кануннардагы соңгы үзгәрешләр хисабына алырга мөмкин булачак.

Россия пенсионерларына июль аеннан икеләтә пенсия исәпләү турында хәбәр иттеләр. Берьюлы ике пенсияне кануннардагы соңгы үзгәрешләр хисабына алырга мөмкин булачак.

Моның өчен гариза бирергә туры килмәячәк. Бу хакта Пенсия эксперты Сергей Власов сөйләде, дип хәбәр итә PRIMPRESS. Аның сүзләренчә, канун буенча ай дәвамында берьюлы ике пенсия алуга берничә категория граждан өмет итә ала. Беренче чиратта, Бөек Ватан сугышы ветераннары, Ленинград һәм Севастопольнең блокада ветераннары, шулай ук элеккеге космонавтлар.

Әмма күптән түгел генә аларга башка категория кешеләр дә өстәлгән. Шулай итеп, хәзер икеләтә пенсияне махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары ала алачак. Мәсәлән, җәрәхәт алу нәтиҗәсендә инвалид булып калган хәрбиләргә ике түләү билгеләнәчәк. Алар инвалидлык һәм хезмәт еллары өчен пенсия ала алачак.

Шулай ук ике пенсия тол хатыннарга, шулай ук МХОда һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләренә түләнәчәк. Шуңа күрә, әгәр мондый вакыйга июньдә була икән, июль аеннан алар өчен икеләтә пенсия булачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading