16+

Икътисадны үстерү өчен партнерлар кирәк

Татарстан лидеры эш сәфәре белән Томскта. Ул анда Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясенең бишьеллыгына багышланган утырышта катнашты, шулай ук журналистларның сорауларына җавап бирде.

Татарстан лидеры эш сәфәре белән Томскта. Ул анда Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясенең бишьеллыгына багышланган утырышта катнашты, шулай ук журналистларның сорауларына җавап бирде.

- Бүгенгә ассоциациянең бөтен үсеш институтлары белән тыгыз элемтәсе бар, беренче чиратта, Россия Икътисади үсеш министрлыгы белән, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

- Шул вакыт эчендә норматив кыр булдыру өлкәсендә, закон чыгаруда, икътисадның кластерлы структурасын үстерү өлкәсендә бик күп эшләр башкарылды. Чит илләрдәге шундый ук структуралар белән мөнәсәбәтләр урнаштырылу тәҗрибә алышу өчен бигрәк тә әһәмиятле - без күп нәрсәгә өйрәнергә мәҗбүр, - ди Татарстан лидеры. Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе Советы рәисе фикренчә, икътисад үссен өчен безгә партнерлар кирәк. Татарстанның Төркия партнерлары, Кытай, Вьетнам, Көнчыгыш Азиянең башка илләре белән эш яхшы бара. Бүгенге көндә Татарстандагы "Алабуга" махсус икътисади зонасындагы ике проектның Америка инвесторлары гамәлгә ашыра. Татарстанга Европа илләре белән хезмәттәшлекне саклап калырга кирәк.

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген Томск өлкәсе губернаторы Сергей Жвачкин белән дә очрашты. Сергей Жвачкин әйтүенчә, ассоциация биш ел эшләве дәвамында җитди нәтиҗәләргә ирешелгән һәм шуларның иң мөһиме - ассоциация әгъзалары булган төбәкләрнең хезмәттәшлеге, бердәм юнәлештә эшләү.

- Без Россиянең төп фәнни-мәгариф өлкәләренең берсе булган Томск өлкәсенән күп нәрсәгә өйрәнәбез, - ди Рөстәм Миңнеханов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading